16+

Бушаган түтәлләрне нишләтергә?

Бакчада суган, сарымсактан бушап калган түтәлләргә бакчачылар сидерат чәчә.

Бушаган түтәлләрне нишләтергә?

Бакчада суган, сарымсактан бушап калган түтәлләргә бакчачылар сидерат чәчә.

Сидерат сыйфатында берьеллык люпин, люцерна, клевер, торна борчагы (вика), солы, горчица, рапс сибәргә була. Боларын көзен чәчәләр. Җәй көне борчак, люцерна, торна борчагы, тукранбаш (клевер), фацелия сибү дөрес. Шунысын истә тотыгыз: сидератларны чәчәк атканчы яки чәчәк аткан вакытында чабып аласы була. Югыйсә орлыклары бөтен бакчагызга сибеләчәк.

Борчак туфракның структурасын яхшырта. Азот тупларга булыша. Борчак тиз өлгерә, шуңа да аны 10 августка кадәр чәчеп өлгерергә кирәк.

Люцерна ачы туфраклар өчен бигрәк тә файдалы.
Торна борчагы туфракны азот һәм микроэлементларга баета. Чүп үләнен бетерә. Торна борчагын башка сидератлар белән кушып чәчү әйбәтрәк. Ул ачы туфракта начар үсә.
Тукранбаш туфракны минераль матдәләргә баета.

Фацелиянең вегетация чоры кыска, аны җәй көне дә, көзен дә чәчәргә була. Туфракның бөтен төрен дә «үз итә». Суыкны да, эссене дә яхшы кичерә. Туфрактагы авыру барлыкка китерә торган бактерияләрне бетерә. Чүп үләннәренә каршы көрәшә.

 

фото - pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X