Шәһри Казан

Бәйрәмнәрдә өйдә утырмагыз

Барыбыз да көтеп алган Яңа ел һәм озакка сузылган бәйрәм көннәре килеп җитүгә дә инде озак калмады. Бу вакытта, кызганычка, сәламәтлек белән бәйле төрле проблемалар да килеп чыгып кына тора: ашказаны авырулары, төрле бәрелү-имгәнү көт тә тор. Аннары яллардан соң күпчелек хәл юк дип зарлана, эшкә дә зур авырлык белән...

Реклама

Ял дигәч тә, ул өстәл янында ашап, диванга кырын ятып телевизор караудан гыйбарәт дигән сүз түгел. Көнозын телевизор карау, киресенчә, организмны талчыктыра гына, артык күп мәгълүмат кешене арыта да әле. Ә организм өчен иң яхшы ял ул - табигатьтә, саф һавада йөрү. Әгәр дә бер генә сәгать булса да урамда, бигрәк тә урманда бернәрсә дә эшләмичә йөреп кенә керсәгез дә, организм өчен моннан да яхшырак ял була да алмый - табиблар да, психологлар да шул ук фикердә тора. Кыш көне урамда нишлисең инде, диярсез. Ә вакытны файдалы итеп үткәрүнең вариантлары бик күп. Чана, чаңгы шуу, тимераякта йөрү, файдалы гына түгел, ә күңелле дә бит әле. Берәр көнне дусларыгыз белән җыелып кышкы урманга хозурланып кайтсагыз, аннан алынган хис-тәэсирләр сезгә әле бик озакка җитәчәк. Авылга кайтсагыз, тагын да яхшырак, чөнки авыл һавасының шифасын бернигә дә тиңләп булмый. Ишегалдында кар көрәп кар түгеп керү үзе ялга тиң.
Компьютер, телевизор көндәлек тормышта болай да күп вакытны ала, ә ял көннәрендә алар турында гомумән онытыгыз. Яңа эш елын шат күңел, күтәренке рух белән башлап җибәрик!
РФнең баш санитар табибы Геннадий ОНИЩЕНКОдан киңәшләр:
Бәйрәм табыны артында артык күп ашамасагыз һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыкмасагыз, сәламәтлек белән проблемаларыгыз булмас. Хәзерге вакытта грипп эпидемиясе турында да әле сүз юк, шуңа күрә, гаилә белән бергәләшеп рәхәтләнеп Яңа ел чыршысына барырга да була, күбрәк табигатьтә булу файдалы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: