16+

Чәчәк орлыкларын кайчан утыртырга?

Чәчәк орлыкларын, чәчәр алдыннан, бер-ике сәгать фитоспорин эремәсендә тотыгыз. 30 минут марганцовка эремәсендә тотуда яхшы.

Чәчәк орлыкларын кайчан утыртырга?

Чәчәк орлыкларын, чәчәр алдыннан, бер-ике сәгать фитоспорин эремәсендә тотыгыз. 30 минут марганцовка эремәсендә тотуда яхшы.

Сибә торган суыгыз бүлмә температурасында булырга тиеш, ул өсте ачык булган шешәдә торсын.
Бер-ике чын яфраклары чыккач, рассаданы пикировать итегез. Баштагы дүрт-биш көндә туры кояш нурларыныннан саклагыз. 
Рассаданың тамырына зыян киләсен өчен, пикировка алдыннан су сибегез. 

Пикировкадан соң ун көн үткәч, су сибәр алдыннан тукландырыгыз. Моның өчен махсус ашлама яки аммиак селитрасы (1 литр суга ⅓ чәй кашыгы) куллана аласыз. Алга таба тукландыруны һәр атна-ун көн саен кабатлыйсыз. 
Суны рассадага көннең беренче яртысында сибегез. Бу эшне кичкә калдырмагыз. 

Ачык грунтка чыгарып утыртырга ике атна кала (һава температурасы +10-12 градус булганда), рассаданы салкынча урынга алып чыгып чыныктыра башлагыз. Беренче көнне бер сәгать, икенче көнне унбиш минутка артыграк тотасыз. Чыныктыруны көн дә дәвам итәсез. Алар тора торган урында үтәли җил булмасын, туры кояш нурлары да төшмәсен.

Ачык грунтка рассаданы җылы (кояшлы көндә түгел, иң яхшысы – болытлы көн) көндә чыгарып утыртыгыз. 

Чәчәк орлыкларын кайчан утыртырга?
Эхинацея – мартта, 35-40 көндә тишелеп чыга
Целозия – март, апрель, 8-10 көндә тишелеп чыга
Берьеллык хризантема – апрель, 5-15 көндә тишелеп чыга

Фуксия – февраль, 10-15 көндә тишелеп чыга
Петуния – февраль-март, 7-12 көндә тишелеп чыга
Настурция – апрель, 10-14 көндә тишелеп чыга
Маргаритка – март-апрель, 7-12 көндә тишелеп чыга

Мальва – февраль-март, 10-14 көннән тишелеп ыга
Лобелия – февраль-март, 8-16 көннән тишелеп чыга
Космея – март-апрель, 8-12 көннән тишелеп чыга

Күпьеллык кыңгырау – март, 14-20 көннән тишелеп чыга
Колеус – март, 7-14 көннән тишелеп чыга
Календула – апрель, 8-10 көннән тишелеп чыга

Дельфиниум – февраль-март, 7-15 көннән тишелеп чыга
Берьеллык георгин – март-апрель, 8-12 көннән тишелеп чыга
Гейхера – март-апрель, 14-21 көннән тишелеп чыга

Вербена – март-апрель, 10-12 көннән тишелеп чыга
Бегония – гыйнвар-февраль, 12-20 көннән тишелеп чыга
Берьеллык астра – март-апрель, 4-5 көннән тишелеп чыга

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading