16+

Чаллы табиблары ырым-шырымнарга ышана

Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 13 нче санлы палата һәм операция ясау бүлмәләреннән баш тартканнар. Әлеге тәкъдим белән хастаханәнең баш табибы Илдар Хәйруллин үзе чыккан.

Чаллы табиблары ырым-шырымнарга ышана

Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 13 нче санлы палата һәм операция ясау бүлмәләреннән баш тартканнар. Әлеге тәкъдим белән хастаханәнең баш табибы Илдар Хәйруллин үзе чыккан.


«Хастаханәне төзекләндергәннән соң, мин үземнең остазым - атаклы хирург, 2 нче шәһәр хастаханәсенең бүлек мөдире Индус Шәкүров үрнәген алырга булдым, - ди И.Хәйруллин, - ул 13 нче санга һәрвакыт каршы иде, аны читләтеп узсаң, теләсә нинди операцияне ясаганда да уңышка ирешәсең дип исәпли иде. Хезмәттәшләрем дә минем башлангычны хуплады.
13 нче сан дигәннән, трискаидекафобия, ягъни 13ледән курку бөтен илдә таралыш алган. Әйтик, АКШта күпкатлы йортларда 13 нче кат юк - ул 14 нче кат булып санала. Американың күп кенә кунакханәләрендә шулай ук 13 нче бүлмәне табып булмый. Моннан тыш, очкычларында да 13 нче санлы кәнәфиләр юк. Франциянең дә күп кенә шәһәрләрендә 13 нче йорт 12-бис коды белән бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading