Шәһри Казан

Чәч май «ярата»

Соңгы вакытта хатын-кызлар чәчләрен табигый чаралар ярдәмендә тәрбияли башлады. Алар арасында исә төрле табигый майлар да бар. Майлар чәчне тукландыра, структурасын яхшырта, ялтыратып җибәрә. Юкка гына аларны бик күптәннән кулланмыйлардыр. Берничә майны кушып кулланганда исә алар тагын да нәтиҗәлерәк.

Реклама

Бу маска чәче коелучылар өчен аеруча файдалы: 200 мл миндаль маена 100 гр вак итеп туралган әрекмән тамыры салып, бер тәүлек җылы урында тотабыз. Аннары, болгата-болгата, 15 минут сүрән утта кайнатабыз. Соңыннан сөзеп алабыз да атнага өч тапкыр - чәчне юар алдыннан баш тиресенә сылыйбыз.
Чәчне ныгыту өчен, монысын да кулланып карагыз: бергә бер өлеш итеп алынган тигәнәк мае белән кастор маен кушып баш тиресенә сылыйбыз да бер-ике сәгать тотабыз.
Чәчне исә түбәндәге маска үстерә: ике күкәй сарысына 25 гр порошок хәлендәге балчык, 10 мл арган мае кушабыз. Чәчне юар алдыннан баш тиресенә сылыйбыз. Нәтиҗәсе яхшырак булсын өчен, полиэтилен башлык киеп куябыз. Аның өстеннән сөлге урыйбыз. Башны җылымса су белән юабыз, чөнки кайнар су күкәй сарысын оештырып китерә.
Чәчегезне тукландырырга кирәк булса: ике аш кашыгы зәйтүн маена бер күкәй сарысы, бер чәй кашыгы бал, ике аш кашыгы суган согы, лимоннан алынган биш тамчы эфир маен кушабыз. Суган согы алыр өчен, суганны юып чистартабыз. Суны да, суганны да суга манып алабыз. Уылган суганны марля аша сыгабыз. Масканы башта мөмкин кадәр озаграк тотарга кирәк. Ике-өч сәгать тоткач, юып төшерәбез.
Чәчләр өчен аеруча кокос мае яхшы. Ул аны тукландыра һәм дымландыра.
Шуны да истә тотыгыз: майларны кулланыр алдыннан җылытсагыз, аларның үзлеге күбрәк ачыла.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: