Кеше көненә ничә чәч бөртеген югалта? Чәчнең агару сәбәбе нидә? Табиб-трихолог, дерматолог, косметолог Регина Гайнетдинова белән шул сорауларга җавап эзләдек.
Белгечтән иң элек чәчне нинди ешлыкта юарга кирәклеге турында сораштык.
Монда аерым кагыйдәләр юк, чәчне пычранган саен юарга кирәк, ди Регина. Сирәгрәк юыйм әле дип, майлы чәч белән йөрсәң, баш тиресендә төрле ялкынсынулар барлыкка килергә мөмкин. Чәчне гел тарап торсаң, күбрәк коела диюе дә дөрес фикер түгел. Аны көненә ике тапкыр – иртән һәм кичен тарагыз. Озак вакыт юмый һәм тарамый торсагыз, юганда бөтен коелырга тиешле чәчләрегез җыела да чәчсез калам дип борчыла башлаячаксыз. Көненә йөз чәч бөртеге коелу норма ди.
Чәчне юганда шампуньны кимендә ике тапкыр салырга кирәк. Беренче катында чәчтәге тузанны, майны юып төшерсәк, икенчесендә баш тиресен чистартабыз. Соңыннан салкынча су белән чайкатып алсаң яхшы. Фен белән киптергәндә аны чәчкә якын китермәскә һәм кайнар һава режимын кулланмаска кирәк. Ул һәрчак җылы яки салкын һава режимында булсын, ди Регина. Ахырдан салкын һава өрдереп алыгыз.
Трихолог әйтүенчә, чәчнең иртә агара башлавы хәзер иң еш очрый торган проблема. Аның беренче сәбәбе – генетика белән бәйле һәм монда нәрсәдер эшләү дә мөмкин түгел. Бердәнбер юлы – чәчне буяу. Икенче сәбәп – микроэлементлар җитмәү. Чәчләр өчен иң кирәкле микроэлементлар – бакыр, селен, цинк. Алар җитешмәгән очракта меланин барлыкка килү процессы кими. Ә чәчнең төсе меланинның күләменә бәйле. Ул күбрәк булган саен, чәчнең төсе караңгырак. Агарган чәч башкалардан аңарда пигмент булмавы белән генә аерыла. Микроэлементларның җитү-җитмәвен исә анализ биреп кенә белергә була. Чәч стресстан да агарырга сәләтле икән.
Чәч өчен тигәнәк яки кастор мае файдалы булуы турында һәркемнең ишеткәне бар. Регинаның исә үз фикере. Ул моны халык арасында таралган миф дип кенә атый. Алар май бизләре юлын каплый, шуннан ялкынсыну процессы башланырга мөмкин дип аңлата ул.
Халык арасында баланың чәчен кырсаң, ул куе булып үсә дигән ышану бар.
– Аңа карап кына чәч фолекулалары артмый да, калынаймый да. Күпме бар, шуның кадәр кала. Билгеле бер вакытта баланың чәч төсе үзгәрә, ныклап үсеп китә. Ул процесс башын кырган вакытка туры килеп, менә шуннан соң чәче калынайды яки төсе үзгәрде дип ялгышучылар бар. Чәчнең калынлыгы, сыйфаты генетикага бәйле. Әти-әнисенең чәче юка икән, баланың да шулай була , – ди әңгәмәдәшем.
– Чәч, гадәттә, яз һәм көз коела. Моның сәбәбе нидә?
– Моны сезон белән бәйләп карарга кирәкми. Сәбәбен организмнан эзләргә тиешбез. Ул ниндидер витамин җитмәү аркасында булырга мөмкин. Чәчегезне гадәттәгечә юып, элеккеге ешлыкта тарасагыз, әмма коелган чәчләр күбрәк булса, трихологка барыгыз. Киемдә, идәндә, таракта чәч күбрәк күренсә дә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул диагностика үткәреп, дәвалану процедураларын билгели.
– Сатуда шампуньнарның әллә никадәр төре бар. Аларны ничек сайларга соң?
– Мөстәкыйль рәвештә шампунь сайлау чынлап та авыр, чөнки алар бик күп һәм төрле. Шампуньны баш тиресе тибына карап сайларга кирәк. Майлы булса, майлы чәчләр өчен дигәнен алыгыз. Ә масканы киресенчә, чәч төренә карап. Икеләнә торган булса, сынса, коры чәчләр өчен тәкъдим ителә торганын.
– Даруханәдә бик күп витамин, микроэлементлар, биологик актив матдәләр сатыла. Аларын да белеп сайларгадыр?
– Табиб белән киңәшләшеп эчсәгез дөресрәк булыр. Иң элек, кайсы микроэлемент яки витамин җитешмәвен белү өчен, анализлар тапшырыгыз. Мин поливитаминнар түгел, моновитамин эчәргә киңәш итәм. Бер генә микроэлемент яки витамин булсын. Берничә булганда, алар бөтенесе дә үзләштерелеп бетмәскә яки бер-беренә комачауларга мөмкин. Халык чараларын куллануга да каршымын. Алай да атнага бер-ике тапкыр горчица маскасын файдаланырга була. Әмма өй шартларында ясалганын түгел, кибетләрдә сатылганын. Ампуладагы никотин кислотасын да атнага бер-ике тапкыр кулланырга була.
Комментарийлар