Шәһри Казан

Чия белән каймаклы пирог

Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт, 3 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 100 гр акмай (йомшак), 2 аш кашыгы үсемлек мае, 15 гр чүпрә «люкс». 

Башта әз генә сөткә 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы он, 15 гр чамасы чүпрә салып кабартып алам (чүпрә яңа булса да, шулай күнегелгән), аннан шуңа калганнарын салып камыр басам. 1 сәгатьләп җылыда кабартам.

Реклама

Табага камырны юка гына җәям, өстенә чия салам һәм тәменчә шикәр комы өстәп, 2 йомырка белән бутаган кибет каймагын агызып, пирог ясадым. 180 градуслы мичтә ярты сәгать пешердем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 11 гыйнвар 2020 - 11:18
    Без имени
    Сколько сметаны,с какой жирности