16+

Чәй өстәленә "Птичье молоко" торты әзерләгез (РЕЦЕПТ)

«Птичье молоко» - Россиягә XX гасырның 30 нчы елларында Польшадан кертелгән. Польшада әлеге тәм-том бик популяр түгел, ә менә россиялеләр аны яратып ашый.

Чәй өстәленә "Птичье молоко" торты әзерләгез (РЕЦЕПТ)

«Птичье молоко» - Россиягә XX гасырның 30 нчы елларында Польшадан кертелгән. Польшада әлеге тәм-том бик популяр түгел, ә менә россиялеләр аны яратып ашый.

Кирәк булачак ингредиентлар:

10 г һәм 20 г желатин;
дүрт йомырка аксымы;
ике стакан сөт;
ике аш кашыгы лимон согы;
өч аш кашыгы какао;
өч аш кашыгы шикәр комы.

10 һәм 20 г желатинны (аларның икесе өчен дә савытлар төрле булырга тиеш) суда җебетегез, 60 минут көтегез. Ул бүртергә тиеш, шуннан соң аны  суытыгыз. Шикәр пудрасын һәм йомырка аксымнарын бутагыз: алар куерырга һәм күләм ягыннан артырга тиеш. Әлеге массага 20 г желатин һәм лимон согы өстәгез.

Берничә минут дәвамында какао кайнатыгыз: ул бераз куерырга тиеш. Шуңа 10 г желатин кушыгыз. Какаоның бер өлешен формага салыгыз, аны туңдыргычка куегыз. Ул "каткач", аның өстенә аксымлы катнашманы салыгыз һәм тагын 10 минутка туңдыргычка куегыз.

Калган какаоны бераз җылытыгыз да аны йомырка аксымына агызыгыз. Торт салынган форманы суыткычка куегыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading