16+

Дәфнә яфрагының 6 файдасы

Дәфнә (лавр) яфрагы – дөньядагы иң арзан тәмләткечләрнең берсе. Шулай булуга да карамастан, аның организмга файдасы бик зур. Дәфнә яфрагы кандагы шикәрне киметергә ярдәм итә. Бу аның составында хром күп булу белән бәйле. Шул сәбәпле инсулин кандагы шикәргә көчлерәк тәэсир итә.

Дәфнә яфрагының 6 файдасы

Дәфнә (лавр) яфрагы – дөньядагы иң арзан тәмләткечләрнең берсе. Шулай булуга да карамастан, аның организмга файдасы бик зур. Дәфнә яфрагы кандагы шикәрне киметергә ярдәм итә. Бу аның составында хром күп булу белән бәйле. Шул сәбәпле инсулин кандагы шикәргә көчлерәк тәэсир итә.

Дәфнә яфрагы холестеринны киметә. Әгәр дә вакланган дәфнә яфрагын 30 көн дәвамында куллансагыз, канда “начар” холестерин кимиячәк. Тәмләткечнең бигрәк тә ирләр өчен файдасы күп. Бу үсемлек йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә дә ярдәм итәчәк.
Дәфнә яфрагы хроник авырулар һәм ялкынсынуларга каршы көрәшергә ярдәм итә. Хроник ялкынсыну кеше өчен бик зыянлы булган физиологик процесс санала. Даими рәвештә дәфнә яфрагы кулланучылар канда ялкынсыну маркерлары дәрәҗәсен киметә.

Дәфнә яфрагы онкологик авыруларга да каршы көрәшергә ярдәм итә. Белгечләр ачыклавынча, яфрактагы матдәләр рак күзәнәкләре үсешен тоткарлый һәм бүленешен туктата ала. Бигрәк тә күкрәк яман шеше, аналык, кан һәм калын эчәклектә шеш булганда дәфнә яфрагы кулланырга киңәш ителә. Ә ашказанында рак ачыклана икән, ул очракта үсемлек нәтиҗә бирмәячәк.

Дәфнә яфрагы гөмбәчекләргә каршы көрәшергә сәләтле. Гадәттә кешеләр Кандид семьялыгына кергән гөмбәчекләрдән интегә. Алар кешенең үңәченә һәм гомумән, бөтен тәненә зыян салырга мөмкин. Дәфнә яфрагы ул гөмбәчекләрне бетерә ала.
Дәфнә яфрагы пешкән урыннарны һәм яраларны төзәтергә ярдәм итә. Аның составындагы бактерияләргә каршы һәм туклыклы компонентлар хәтта яраларның эзен дә бетерергә сәләтле.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading