Шәһри Казан

Дөге янына арахис соусы (Тига-деге)

Бер литрлы кәстрүл өчен исәпләнгән ингредиентлар: Тавыкның яртысы (яки ит) Уртача зурлыктагы суганның һәм кишернең яртысы 2-3 яфрак кәбестә (теләге булганнарга) 1 чәй кашыгы томат пастасы 3-4 бамия (булмаса да ярый) 3-4 аш кашыгы арахис пастасы 1 ачы кызыл борыч Үсемлек мае Тәменчә тоз, борыч.

Кызган майлы кәстрүлгә ит (прован үләннәрендә маринадласаң да була) салып кыздырабыз. Ул кызган арада кишерне һәм суганны ярымтүгәрәкләп турыйбыз.

Реклама

15 минуттан (сыер ите булса, 30-40 минуттан) ит янына кишер белән суган салабыз. Кәбестәне турарга кирәкми, аны яфрак килеш кенә кулланабыз. Бераз су агызып, 10-15 минут пешерәбез. Ит белән яшелчә пешкән вакытта аерым савытка кайнар су салып, арахис пастасын кушып болгатабыз. Төерләре калмасын өчен яхшылап сыек каймак хәленә килгәнче болгатырга кирәк.

Яшелчә белән ит пешкәч, арахислы соусны агызыгыз. Тагын бераз су кушыгыз (кәстрүл кырыена ике бармак калырлык итеп). Томат пастасы да кушып, тоз, борыч сибегез (Малида коры шулпа шакмакларын да кулланалар). Башта бик сыек күренсә дә, соңрак ул куера. Кайнап чыккач, утын киметегез. Ә соусны  болгатырга тырышмагыз. Кәстрүл төбенә ябыша дип курыксагыз, сак кына болгаткалап алыгыз. Ярты сәгатьтән соуска кузаклы борыч белән бамия кушасы була. Тагын 15-20 минут пешкәч, соус өстендә арахис мае аерылып чыга башлый. Бу соус әзер дигән сүз. Тига-дегены тозсыз суда пешкән, тәмләткечләр кушылмаган дөге белән ашыйлар.

Татьяна Сидибе,
Мали.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: