16+

Диңгез суында коену нинди авырулар өчен файдалы?

Гайморит, хроник ринит: борынны тозлы су белән юу тиз арада сулыш алуны җиңеләйтә.

Гайморит, хроник ринит: борынны тозлы су белән юу тиз арада сулыш алуны җиңеләйтә.

Бронхит, трахеит, ларингит, сулыш алу органнары авырулары: диңгез суында эрегән кальций, күкерт һәм башка минераллар аны ялкынсынуга һәм микробларга каршы үзлеген арттыра. Әмма сулыш алу системасын сәламәтләндерергә теләгән кешегә коры һавалы курортларга, әйтик, Урта диңгезгә һәм Кырымга барырга кирәк.
Стресстан арындыра: йод белән бромның кушылуы аркасында, суда нерв системасы өчен мөһим булган магнийның күплеге шулай итә. Кәеф күп очракта кояш – D витамины булмаганга да булмый. Диңгез ярында исә кояш ванналарын җитәрлек аласыз.

Тире авырулары: экзема, псориаз, нейродермитларны да диңгездә дәвалап була. Тозлы су тән тиресен җиңелчә генә киптерә, ялкынсынуны бетерә, зыян күргән тукымаларны кабаттан торгыза.
Ябыгырга теләүчеләргә: диңгез суы алмашу процессын активлаштыра, артык сыеклыкны чыгара.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары: су коену кан тамырларын һәм йөрәк мускулын эшләтә. Диңгез суында шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасы өчен кирәк булган калий да бар.

Буыннар авыртканнан: буыннардагы ялкынсынуны бетерә, буыннардагы кан әйләнешен яхшырта, сөякләрне ныгыта.

Диңгез суы файдалы булсын өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Салкынча суда артык озак тормагыз, 10-15 минут җитә.
Диңгездән чыгуга ук душка чапмагыз. Тоз һәм башка файдалы элементлар тиредә 15 минут торырга тиеш. Ә аннан соң душ мәҗбүри. Ни өчен дигәндә, диңгез суы организмнан токсиннарны чыгара (ул тире аша чыга), ә аларны юып төшерергә кирәк була. Аннары тозлы су тире өстендәге табигый дымны ала, бу исә җыерчык барлыкка килүгә сәбәпче була, кояшта пешү ихтималы да арта.

Ашаганнан соң су коенырга ярамый, бу ашкайнату белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Кайсы диңгезгә барырга?

Кара диңгез бронхит, астма, гайморит, үпкә авыруларыннан җәфаланучылар өчен файдалы.

Азов диңгезе стресстан арындыра, тире авыруларын дәвалый, кан басымын төшерә, үпкә эшчәнлеген яхшырта. Бигрәк тә җилле көндә коену яхшы, дулкыннар Азов диңгезе төбеннән файдалы ләмне күтәрә.

Балтыйк диңгезе йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә, гипертоникларга, иммунитеты начар булганнарга, ябыгырга теләүчеләргә киңәш ителә.

Урта диңгез бронхит, астма, гайморитка каршы көрәшә, йөрәкне ныгыта, үпкәләр эшчәнлеген яхшырта.

Кызыл диңгез тире авыруларыннан, матдәләр алмашы бозылганнан файдалы.

Үле диңгез экземаны, псориазны дәвалый, буыннары авыртканнарга сихәт бирә.

Диңгез суын үзең белән алып кайтырга буламы?

Юк, диңгез суы бер тәүлектән күп кенә файдалы үзлекләрен югалта. Аны запаска алып кайтып булмый. Диңгез сулы бассейнга караганда, диңгезнең үзендә коену күпкә файдалырак.

Диңгез суын үзеңә әзерләргә буламы?

Бер стакан суны кайнатып, 37 градуска кадәр суытыгыз. Аңа бер чәй кашыгы диңгез тозы салып эретегез. Аннары бер тамчы йод тамызыгыз һәм эремәне марля аша сөзегез. Диңгез суына охшаган су барлыкка килә, әмма чын диңгез суы файдалырак. Аңарда, тоз белән йодтан кала, башка макро- һәм микроэлементлар, шулай ук файдалы микроорганизмнар бар.

(«АиФ»)

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading