16+

Эч катканда нишләргә?

Яшь барган саен, эчәклек белән дә проблемалар башлана.

Яшь барган саен, эчәклек белән дә проблемалар башлана.

Аннан-моннан гына ашап алу, туклану режимы бозылу, аз хәрәкәтләнү, суны аз эчү, стресс эчәклектә уңайсызлык ­китереп чыгара һәм шуның белән эч кату проблемасы башлана. Дару күп эчүчеләргә дә бәдрәфкә йөрү проблемага әйләнә. Шушы хәлгә калмас өчен нишләргә?

Туклану рационын дөресләгез. Җи­ләк-җимештән ясалган салатны аерым ашарга кирәк. Итне макарон яки бәрәңге белән түгел, яшелчә һәм яшел тәмләткечләр белән ашагыз. Сөтне һәм кефирны иписез генә эчегез, чөнки крахмаллы ризык аксым белән ярашмый.

Углеводлар күп булган ярымфабрикатлар ашамагыз. Баллы ризыкларны азрак ашагыз. Арзанлы икмәк ризыкларын төрле көрпә һәм кыяклы үләннәр кушып пешерелгән сыйфатлыларына алыштырыгыз. Рационыгызда яшелчә, җиләк-җимеш күбрәк булсын. Көненә дүрт-биш тапкыр аз-азлап кына ашагыз. Көн дәвамында күп итеп су эчегез. Ризыкны парда пешерегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading