16+

ЭЧКЕЧЕЛЕК – гаилә чире

Казандагы бер иҗтимагый оешма инде унике ел алкогольгә һәм наркотикка бәйле кешеләргә, төрле секталарда булганнарга, комарлы уеннарга бирелгәннәргә ярдәм итә. Аларга психологик тернәкләнү үтәргә, рухи яктан сәламәтләнергә булыша. Юл чатында калганнарга ярдәм итү ниятеннән, без әлеге оешма җитәкчесе Абдулла БОРИСОВИЧ белән әңгәмә кордык.

ЭЧКЕЧЕЛЕК – гаилә чире

Казандагы бер иҗтимагый оешма инде унике ел алкогольгә һәм наркотикка бәйле кешеләргә, төрле секталарда булганнарга, комарлы уеннарга бирелгәннәргә ярдәм итә. Аларга психологик тернәкләнү үтәргә, рухи яктан сәламәтләнергә булыша. Юл чатында калганнарга ярдәм итү ниятеннән, без әлеге оешма җитәкчесе Абдулла БОРИСОВИЧ белән әңгәмә кордык.


- Абдулла әфәнде, сездә дәваланырга теләүчеләр күпме?- Күп, әмма аларның барысы да дәвалана дип булмый. Алар бүген килә дә, дәваланырга телим, ди. Ә иртәгә югалырга мөмкин. Чынлыкта ул моңа әле әзер түгел дигән сүз. Шуңа да без башта аларның үзләре һәм якыннары белән сөйләшәбез. Алар дәваланырга әзерме? Эчкечеләр үзләре генә түгел, иң беренче чиратта туганнары булышырга әзерме? Алкоголь яки наркотикка бәйле кеше, гадәттә, үзе генә яшәми. Туганнары һәм якыннары, телиләрме-юкмы, аның тирәсендә барган нәрсәләргә катышмый калмыйлар. Аңа ярдәм итәргә ашыгалар. Булышабыз дия-дия, алар да бәйлелекнең корбаны булып китәләр. Шуңа да, минем фикеремчә, бәйлелек - тулы бер гаилә авыруы. Ул бөтен бер гаиләне җимерә. Килүчеләрнең барысын да кабул итәргә тырышабыз. Чөнки алар безгә соңгы өмет буларак карый. Дөресен генә әйткәндә, алар беркемгә кирәкми. Андыйлар белән күпләрнең бәйләнешәсе килми, ул исерек дип, кул гына селтиләр. Ә аларны проблемалары белән үзләрен генә калдырырга ярамый. Без булмасак, кем ярдәм кулы суза? Бар тернәкләндерү үзәкләре дә. Ләкин анда дару биреп дәвалыйлар. Рухи яклары турында кайгыртмыйлар. Ә без, диннәренә карап, сөйләшүләр алып барабыз. Алар дингә күбрәк мохтаҗ. Авыруның сәбәбе дә бит шул динсезлектән килә. Дингә килеп, аларның уй-фикерләре, тормышка карата мөнәсәбәтләре үзгәрә. Кайчан да булса упкын алдында торучылар, дингә килеп, аларга бары Аллаһы Тәгалә һәм Аңа ышаныч кына ярдәм итә алачагын тизрәк аңлый. Коръәндә дә бит: «Кеше үзе нәрсәне дә булса үзгәртми торып, Аллаһы Тәгалә үзгәреш кертми», - дип әйтелгән. Ләкин монда ислам дине турында гына сүз бармый. Христиан динендәгеләр дә үз юнәлешләре буенча эшлиләр. Безнең өчен эчкечеләрнең үзләренең авыру икәнлекләрен танып, теләсә нинди авырудан сәламәтләнү чарасы барлыгын аңлаулары мөһим.
- Дәваланырга теләүчеләр кайда яши?
- Шәхси йортта яшиләр. Анда аларны беркем дә саклап тормый. Ашарга пешерәләр, җыештыралар, юалар. Яңа килүчеләргә ярдәм итәләр. Алар шул эчүдән яки булмаса наркотиктан башка нәрсәләр турында онытканнар инде. Без аларны яңадан тулы канлы тормышка кайтарырга тырышабыз.
- Нинди акчага яшиләр?
- Туганнары булыша. Фәлән кадәр акча дип сорамыйбыз, кем күпме бирә ала, шуның кадәр бирә. Элеккеге наркоманнар, эчкечеләр дә матди яктан ярдәм итә.
- Дәвалау ничә этаптан тора?
- Шартлы рәвештә без аны өч этапка бүләбез. Беренче этап - психологик тернәкләнү. Ул илле көннән тора. Бу чорның максаты - элеккеге тормышыңдагы тискәре якларны искә төшереп, үз кыйммәтеңне билгеләү, гап-гади сорауларга җавап эзләү: «Мин кем?», «Нәрсә өчен яшим?», «Алда үземне нинди итеп күрәсем килә?» Бу этапта алар бернәрсә эшләми. Дүрт стена эчендә тышкы факторлар тәэсиреннән башка яшиләр. Ломкадан соң «Унике адым» дигән программа буенча эшли башлыйбыз.
- Калган этаплар нәрсәдән гыйбарәт?
- Алары кырыгар көннән тора. Монысында алар җәмәгать эшләрендә катнаша. Алар өчен дуслары белән берлектә төрле акцияләр, фестивальләр, спорт ярышлары уздырыла. Кемнән дә булса аерылып түгел, ә җәмгыять белән бергә эшләргә, «чиста» һәм аек тормышта яшәргә өйрәнәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading