16+

Өегездә ясалма чәчәкләр тотмагыз

Экстрасенслар, өйдә өч төрле әйбер тотарга ярамый, ди. Аларча, ясалма чәчәкләр, ватык табак-савыт, иске киемнәр начар энергетика биреп тора. Пластмасс чәчәкләр генә түгел, алоэ гөлен дә өйдә тотмавың хәерле икән.

Ватык табак-савыт һәр өйдә диярлек бар. Бераз гына китеге булганнарын чыгарып атарга жәл. Фен-шуй тәгълиматы буенча нәкъ менә шул китек урыннарда негатив энергия барлыкка килә. Истә тотыгыз, табак-савыт ул - муллык символы, ватык савыт тотып, малыгызның бәрәкәтен бетерәсез, дип кисәтә кытай фәлсәфәчеләре.

Иске киемнәрне дә ыргытырга кулыбыз бармый. Киелмичә, еллар буена шкаф киштәләрендә ята бирәләр. Алары исә тормышта максат табарга комачаулый икән. Кешедә күңелсез уйлар тудыралар ди. Димәк, иске киемнәрдән дә котылу җаен карарга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading