16+

Елмай һәм балык аша

Кан басымы югары булудан күпләр зарлана. Соңгы вакытларда ул яшьләрдә дә еш күзәтелә башлады. Олылар турында әйткән дә юк инде. Статистика буенча, олы яшьтәгеләрнең кырык проценты югары кан басымыннан интегә. Сез дә шулар исәбенә керәсезме? Алайса, бу киңәшләр сезнең өчен:

Елмай һәм балык аша

Кан басымы югары булудан күпләр зарлана. Соңгы вакытларда ул яшьләрдә дә еш күзәтелә башлады. Олылар турында әйткән дә юк инде. Статистика буенча, олы яшьтәгеләрнең кырык проценты югары кан басымыннан интегә. Сез дә шулар исәбенә керәсезме? Алайса, бу киңәшләр сезнең өчен:

- Артык килограммнардан котылыгыз. Артык авырлык йөрәккә һәм кан тамырларына өстәмә көч китерә.
- Дөрес тукланыгыз. Тозлы, кыздырылган, ысланган, майлы ризыкларга «юк» дияргә кирәк. Киптерелгән җиләк-җимеш, балык һәм яшелчәләрне күбрәк кулланыгыз. Аеруча кызыл балыкта күп булган омега-3 кислоталары кан басымын төшерергә булыша. Балык ашамасагыз, аның маен кулланыгыз.
- Тозламагыз. Тозның көндәлек нормасы - көненә 1,5 грамм. Тозның аеруча казылык белән консерваларда күп булуын истән чыгармагыз.
- Минералларга «баегыз». Йөрәк-кан тамырлары системасы өчен иң кирәкле микроэлемент - калий (калий организмнан артык тозны чыгара). Тромблар барлыкка килүне кисәтә һәм «мотор»ны көчлерәк эшләтә торган магний да - алыштыргысыз микроэлемент.
- Начар гадәтләрегезне ташлагыз. Аның беренчесе тәмәке булса, икенчесе - исерткеч эчемлекләр.
- Фитотерапия. Кан басымын төшерү өчен, өй шартларында түбәндәге рецептны кулланыгыз: бер уч гөлҗимешкә шуның кадәр үк дүләнә (боярышник), берничә күрәгә җимеше кушып, барысын бергә термоска тутырабыз, өстенә кайнар су агызабыз да төнгә калдырабыз.
- Хәрәкәтләнегез. Кан басымын төшерү өчен, даими физик күнегүләр ясарга кирәк. Йөзү, велосипедта йөрү, йога йөрәкне ныгыта.
- Азрак нервланыгыз, күбрәк елмаегыз! Стрессларның кан басымын күтәрүе беркемгә дә сер түгел. Ә менә елмаю һәм көлү, галимнәр фикеренчә, гипертонияне дә дәвалый, чөнки кеше көлгән вакытта кан әйләнеше яхшыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading