16+

Эсседә помидорларга суны ничек еш сибәргә?

Тукландыруга да сак карагыз. Кешенең дә эсседә ашыйсы килмәгән кебек, үсемлекләрдә дә шулай ук. 

Тукландыруга да сак карагыз. Кешенең дә эсседә ашыйсы килмәгән кебек, үсемлекләрдә дә шулай ук. 

Суны кирәкле күләмдә сипсәң, помидор, борыч һәм баклажан теләсә нинди эссене дә күтәрә ала. Термометр баганасы күләгәдә 35 градусны күрсәтсә, төнлә +19дан төшмәсә, помидор үсеше акрыная, ул дымны бик сак тота башлый. 

Эссе көнне помидорга суны ике тапкыр: иртән һәм кичен сибегез. Дача хуҗалары берничә көн бакчаларына бара алмаган булса, помидорга суны көннең теләсә кайсы вакытында сибәргә була. Кояш кыздырып тоса да, кичен суытканны көтмичә. Әмма суны бары тик төбенә генә сибә күрегез. 

Помидорга ясалма күләгә булдыру да яхшы. Көндез помидор куаклары бәйләнгән таякларга кул астында булган тукыманы ябып торыгыз. 

Тамыр тирәсенә мульча җәегез. Ул дымны озаграк сакларга булыша. Туфракны да катырмый. Югыйсә каты туфрак аша тамырлары яхшылап сулый алмый.  

Теплицада җилләтүгә игътибар итегез. Кызу көндә ишекләре дә, тәрәзәсе дә ачык торсын. Моңа өстәп, астагы һәм башка куелатып торган ботакларын кисеп атыгыз. 

Тукландыруга да сак карагыз. Кешенең дә эсседә ашыйсы килмәгән кебек, үсемлекләрдә дә шулай ук. 

Помидор куакларын гел селкеткәләп алыгыз, бу серкәләндерү өчен кирәк.

Фото: 2rediski.ru

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X