16+

Этикет кагыйдәләре: кунак була беләсеңме?

Салатта сез яратмаган ингредиентлар булса, аны ашамавыгыз хәерле. Салаттан суганны яки борчакны аерып куеп калган өлешен ашап утыру матур түгел. Бу башкаларның аппетитын бозарга мөмкин. 

Хуҗабикәгә мактау сүзләре әйтергә онытмагыз.

Кунакка барганда, хуҗаларга үзегезнең ялгыз гына килмәвегезне алдан әйтеп куегыз, хәтта бала белән килгәндә дә. Йә булмаса алдан ук бик теләп килер идем, баланы калдырырга кеше юк дип кисәтергә онытмагыз. Хуҗабикә бала белән килегез дисә, тыныч күңел белән бара аласыз.
Хуҗабикә бик якын кешегез булса гына, аңа ярдәм тәкъдим итә аласыз. Юк дисә, кат-кат әйтеп тору кирәкми. 

Кунакка иң күбе 15 минутка соңга калырга була. Аннан артыгракка китсә, шалтыратып кисәтегез. Бик күпкә иртәрәк килү дә хупланмый. 10 минутка иртәрәк килү рөхсәт ителә.

Кунакка чакыргач, анда тагын кемнәр була дип сорау дөрес түгел.
Табын артында күңелсез хәбәрләр, сәламәтлек турында сөйләшеп утыру килешми.
Чәйдән соң 15-30 минут үткәч, китәргә дә була, калыгыз дип бик ялынсалар да.

Фото: https://unsplash.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading