16+

Фиалкаларның нинди генә сортлары үсми

Гөлләргә күмелеп утырган тәрәзәләргә кемнәр генә карап сокланмый! Һәр авылда бар шундый үзгә, матур тәрәзәләр. Алардан җылылык, ниндидер илаһи нур бөркелә.

Фиалкаларның нинди генә сортлары үсми

Гөлләргә күмелеп утырган тәрәзәләргә кемнәр генә карап сокланмый! Һәр авылда бар шундый үзгә, матур тәрәзәләр. Алардан җылылык, ниндидер илаһи нур бөркелә.

 

Зәй районы Сармашбаш авылына кергәндә исә тыкрык буендагы Миңнехановалар яшәгән йорт шулай  шау чәчәктә утырып, юлаучыларны үзенә җәлеп итеп тора. Алар кәефне арттыра, күңелдә ниндидер дулкын  күтәрелә. Һәркемдә гөл-чәчәкле тәрәзәләрне күрүгә, аларның хуҗалары белән очрашу, гөлләр-ганҗәләрне ничек үстерүләрен белү  теләге уянадыр...

Әниле-кызлы Мөзәянә белән Мөнҗия Миңнехановалар яшәгән йорт эче  елның дүрт фасылында да яшеллеккә, гөл-чәчәкләргә  күмелеп утыра. Зал тутырып  яшеллек булса, бүлмә тәрәзә төпләрендә фиалкаларның нинди генә сортлары үсми?!

- Гөл үстерүгә хирыслыкның  кемнән килгәнен тәгаен генә әйтә  алмыйм. Кияүгә чыгып, Кама Аланына күчкәч,  гөлләр  үстерә башлаган идем. Баштагы елларда глоксинияләр, бегонияләр үстердем. Орхидеяләр, кислицаның – өч, яраннарның  алты төрен булдырдым. Авылга кайткач инде фиалкалар үстерүгә күчтем, аннан  глоксинияләрнең берничә төре бар. Аларның берничәсен орлыктан утырттым. Каланхоэ сатып алдым,  аларның хәзер  дүрт төре булды  инде, - ди Мөнҗия, гөлләре турында хисләнеп сөйләп.

Фиалкаларны кешедә күрсә, сорап, сатып та ала. Башлыча  аларның яфракларын балчыкка утыртып үрчетә. Бүгенге көндә аларның биш-алты сорты гына бар анда! Алар - гади генә  чәчәкле түгел, ә бәрхетле, затлылар. Гомумән, аларның йортында гайре ят, затлы гөлләр шау чәчәктә утыра. Әйтерсең, ботаник бакча. Гөлләрне карап тору, тукландыруның үз алымнары бар икән һәвәскәр чәчәкченең.

- Марганцовкалы су, банан, апельсин кабыкларын төнәтеп сибәм, - ди.
Ханым гөл-чәчәкләр телен белә, аларга булган хирыслыгы көчәя генә бара икән. Бер генә тәрәзә төбе дә гөл-чәчәксез түгел аның.
- Гөлләр үстерү - җанга рәхәт шөгыль. Мин алар белән сөйләшәм, серләшәм. Алар күңелгә рәхәтлек,  җан тынычлыгы бирәләр. Аны әйтеп тә, аңлатып та бетереп булмый, - ди  чәчәк үстерү остасы.
Затлы-затлы гөлләр-ганҗәләр  шулай  ханымны ел әйләнә ямь-яшел яфраклары, сихри чәчәкләре белән куандыралар, чөнки алар яратуны, үзләренә булган мөнәсәбәтне  сизәләр. Ә ярату бар җирдә күңел - яктылыкка, гөлләр кояшка үрелә шул.

Рәзимә Кашапова

Фото һәм чыганак: http://zainsk-rt.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading