16+

Гиппераструм нинди чүлмәк ярата?

Гиппеаструм гөле яктылык ярата. Ул чәчәк атсын өчен билгеле бер температура булырга, туфрагы «суларга» тиеш.

Гиппераструм нинди чүлмәк ярата?

Гиппеаструм гөле яктылык ярата. Ул чәчәк атсын өчен билгеле бер температура булырга, туфрагы «суларга» тиеш.

Чүлмәгенең зурлыгы һәм нинди материалдан эшләнелгәне дә мөһим.

Гиппеаструм кысан чүлмәктә яхшырак үсә, чөнки иркен чүлмәктә аның вак суганчалары үрчи башлый. Шуңа да чәчәк атарга көче калмый.
Чүлмәкне гөлнең нинди урында торуына бәйле рәвештә дә сайларга кирәк. Әгәр дә гөл кояш яхшы төшә торган урында торса, пластик чүлмәк яхшы булыр.

Балчыктан ясалган чүлмәктә суганча кызарга мөмкин. Андый чүлмәк күләгәле урында үсә торган гиппеаструм өчен яхшы.
Чүлмәкнең төбендә артык су агып чыксын өчен тишек булырга тиеш.

Чүлмәкнең зурлыгына килгәндә, ул  моңа кадәр булганыннан 2-3 см га зуррак булуы шарт.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading