16+

Гипс белән резин перчаткадан клумба ясау ЫСУЛЫ

Бакчаны яки дачаны кул учлары рәвешендә ясалган клумба белән бизәргә мөмкин. Моның өчен гипс яки бетон һәм ике перчатка кирәк булачак.

Бакчаны яки дачаны кул учлары рәвешендә ясалган клумба белән бизәргә мөмкин. Моның өчен гипс яки бетон һәм ике перчатка кирәк булачак.

Гипс яки бетонны су белән кушабыз. Кулга перчатканың берсен киябез. Икенче резин перчаткага, һава керсен өчен, һәр бармакчасын энә белән тишәбез дә, бетонны шуңа тутырабыз.

Җайлы булсын өчен, перчатканы ваза яки стакан эченә кидереп куегыз. Соңыннан перчатка эчендәге бетонны тигезләп чыгабыз, һава калмасын өчен, суккалап алабыз. Аннары перчаткадан кул учы формасын ясыйбыз. Өстенә авыр әйбер куеп, бер тәүлек киптерәбез.

Перчатканы кисеп алабыз. Уртасына туфрак салып, берәр тәбәнәк чәчәк утыртабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading