16+

Гладиолус утыртырга өйрәнәбез

Гладиолусларны утыртыр алдыннан аларның суганчаларын саклау температурасын һәркөнне арттыра барырга кирәк.

Гладиолус утыртырга өйрәнәбез

Гладиолусларны утыртыр алдыннан аларның суганчаларын саклау температурасын һәркөнне арттыра барырга кирәк.

Ике-өч атна кала инде коры кабыкларыннан чистарталар. Тизрәк үссен һәм чәчәк атсын өчен суганчаларны унбиш сәгать агач көле эретмәсендә тотарга була. Моның өчен ун литр суга 600-700 грамм көл кушарга кирәк. Гөмбәчек авыруларыннан саклау өчен ике сәгать марганцовка эретмәсендә (бер литр суга ике грамм исәбеннән) яки сарымсак төнәтмәсендә (өч литр суга йөз грамм) тотыгыз. Әмма бу алымны ике-өч елга бер генә кулланырга киңәш ителә. 

Гладиолусларны ун сантиметр тирәнлектәге туфрак ун градуска кадәр җылыткач утырталар. Россия территориясе өчен ул якынча апрель ахыры – май башларына туры килә. Суганчаларны исә дүрттән алып  унбиш сантиметргача тирәнлектә утыртасы. Баштагы вакытларда өстен пленка белән каплап торыгыз. 

Гладиолуслар янәшәсенә берьеллык чәчәкләр – календула,  настурция, горчица утыртырга була. Шуны да истә тотыгы:з гладиолусны ике ел рәттән бер урынга да утыртырга ярамый.


Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading