16+

Грузинча баклажан салаты РЕЦЕПТЫ

Укучыбыз Гүзәл Нәбиуллина менә дигән салат рецепты белән уртаклашты.

Грузинча баклажан салаты РЕЦЕПТЫ

Укучыбыз Гүзәл Нәбиуллина менә дигән салат рецепты белән уртаклашты.

2 кг баклажан
600 г. помидор
600 г. татлы борыч
3 баш сарымсак
100 мл. сыек май
70 мл. 9 аш серкәсе
2 аш кашыгы тоз
150 гр. шикэр комы

Баклажанны түгәрәкләп кисәбез, өстенә 1 аш кашыгы тоз салып, 1 сәгатькә калдырабыз.

Помидор, борыч, сарымсакны  иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа сыек май, шикәр комы, тоз, аш серкәсе салып кайнарга куябыз.

Кайнап чыгуга, баклажанны салабыз. 30 минут пешерәбез. Баклажан йомшарырга, ләкин изелергә тиеш түгел.

Парландырылган банкаларга эссе килеш тутырып, өстен ябып куябыз. 

Нәтиҗәдә 0,5 литрлы җиде банка салат чыкты.

Тәмле булсын!

Гүзәл Нәбиуллина

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading