Яңа елдан соң бакчачылар киләсе эш сезонына әзерләнә башлый.
Гыйнвар уртасында ук кайбер үсентеләрне чәчәргә мөмкин инде.
Агрономнар билгеләп үткәнчә, “иске” Яңа елдан соң, беренче чиратта, томатларның уртача өлгерә торган һәм, соңрак, салкынга чыдам сортларын чәчә аласыз.
Кыш уртасында берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр чәчәргә ярый. Болар гелиотроп, төрек канәферләре, бегония, петуния, лобелия, примула булырга мөмкин.
Баклажаннарга килгәндә, май бәйрәмнәренә яхшы үсентеләр алу өчен аны нәкъ менә гыйнвар уртасында чәчәргә кирәк.
Гыйнварда татлы борыч та чәчәргә була-утырту өчен соң һәм уртача өлгергән сортлар яхшы булачак.
Шунысы мөһим: үсентеләр барлыкка килгәнче, яктылыкка бик мохтаҗ түгел. Ләкин аларга югары температура һәм дымлылык кирәк. Шыту процессы хәтта 14-16°C та башлана ала, ләкин җылырак булган саен яхшырак. Шуңа да үсентеләр шытып чыксын өчен өйдәге иң җылы урынны сайлагыз һәм орлык салынган савытларны үтә күренмәле материал (пленка, пыяла) белән каплагыз.
Томатлар 20-25°С та үзләрен бик яхшы хис итәчәк.
Кыярларга 25-28°С кирәк.
Борычларга-25-30°С.
Баклажаннарга 25-30°с җылылык тәэмин итсәгез, бик тиз тишелеп чыгачак.
Ә менә кәбестә салкынлыкны ярата. Аңа 18-20°С кирәк.
Орлыклардан беренче яшел шытымнар барлыкка килү белән, үсентеләр салынган чүлмәкләрне салкынча, әмма яктырак урынга күчерегез. Бу чорда идеаль температура-якынча 17-18 градус булу шарт.
Температураның түбәнәюе сабаклар үсешен акрынайта, ләкин тамырлар үсешен стимуллаштыра. Бу зур булмаган стресс үсемлекләрне ныгыта һәм киләчәктә аларның уңышын арттыра. Үсентеләрне атнадан алып ун көнгә кадәр салкынча урында тотыгыз.
Температураны төшермәсәң, шытымнар бик тиз сузылачак, юка һәм нәзек булачак. Үсентеләр үсешенең һәр этабы өчен билгеле бер температура шартлары таләп ителә.
Нәтиҗәдә, томатларга 12-16°С, борычларга — 13-16°С, баклажаннарга — 13-16°С, кыярларга — 15-17°С кирәк булачак.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар