16+

Химияме-юкмы?

Продуктларның тышлыгындагы «Е» хәрефенә күпләр шикләнеп карый, әмма ул зарарлы да, шул ук вакытта файдалы да булырга мөмкин икән.

Химияме-юкмы?

Продуктларның тышлыгындагы «Е» хәрефенә күпләр шикләнеп карый, әмма ул зарарлы да, шул ук вакытта файдалы да булырга мөмкин икән.

Сәламәт туклану яклы кешеләр фикеренчә, кибеткә баргач, һәр «Е» хәрефе кергән продуктны игътибар белән укып алырга кирәк. Әмма чынлыкта Россиядә E121, E123 һәм E128 буягычларын, E216, E217 һәм E240 консервантларын гына куллану тыела.
«Е» хәрефе кергән һәм зарары йөз процент исбатланмаган әйберләр дә бар. Шуңа да аларның продуктларда булу-булмавы белән кызыксыну артык булмас.
Күп күләмдәге E173 буягычы агулы. E200 консерванты аркасында, астма барлыкка килергә мөмкин. E250 һәм E252 ашказанында авырту барлыкка китерә ала. Күп итеп кулланганда, бөерләр дә авыртырга мөмкин. E220 консерванты баш авыртуга сәбәпче була. E102, E128, E155 буягычлары аллергия китереп чыгара, күз белән бәйле проблемалар тудыра. Шикәрне алыштыручы E420 (сорбит), баллы итә торган куркынычсыз матдә буларак, сагыз ясаганда кулланыла. Әмма сагызны еш һәм күп итеп чәйнәү метеоризм һәм диарея барлыкка китерергә мөмкин.
Бернинди «Е»ларсыз гына яшәргә уйлау да дөрес фикер түгел, аңардан берничек тә котылып булмый. Әйтик, помидорда ул җидәү, алар арасында файдалы каротин (E160а) һәм алма серкәсе (E269) бар. Һава белән генә тукланырга уйлыйсызмы? Анда да азот (E941), углеәче газ (E290) һәм кислород (E948) барлыгын беләсезме икән?! Үз организмыбызда да бар алар: глицерин (E422) белән тоз кислотасы (E507).
Куркынычсыз ризык өстәмәләренә E101 - В2 витамины; E161б (лютеин) - күзнең күрү сәләтен арттыра; E322 - баш мие эшчәнлегендә катнаша; E406 - буыннар эшчәнлеген яхшырта; E440 - эчәклек эшчәнлеген активлаштыра; E916, Е917 - йода җитешмәүне кисәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading