16+

«Иҗатта визажист булуым ярдәм итә»

Картиналарны буяу белән генә түгел, ә кипкән чәчәкләрдән, көзге яфраклардан, тукымадан һәм диңгез кабырчыкларыннан да иҗат итәргә була. Моны икенче төрле флористик коллаж диләр. Флористик коллаж - флористиканың иң яшь һәм модалы юнәлеше. Аның техникасы иҗат өчен киң мөмкинлекләр бирә. Һәм алар теләсә нинди интерьерга да җан кертә ала. Бүгенге...

«Иҗатта визажист булуым ярдәм итә»

Картиналарны буяу белән генә түгел, ә кипкән чәчәкләрдән, көзге яфраклардан, тукымадан һәм диңгез кабырчыкларыннан да иҗат итәргә була. Моны икенче төрле флористик коллаж диләр. Флористик коллаж - флористиканың иң яшь һәм модалы юнәлеше. Аның техникасы иҗат өчен киң мөмкинлекләр бирә. Һәм алар теләсә нинди интерьерга да җан кертә ала. Бүгенге...

- Әдилә, ә ни өчен нәкъ менә коллажлар ясарга уйладыгыз?
- Бала белән декрет ялында утырганда, көндәлек эшләрдән тыш, иҗади яктан нәрсәдер эшлисем килде. Мондый коллажлар өемдә бар иде инде. Килгән бер кеше алар янына тукталмыйча калмый иде. Һәм, әлбәттә, кайдан алуым турында да кызыксыналар. Башкаларның игътибарын җәлеп иткән, зур кызыксыну тудырган бу картиналарны минем дә ясап карыйсы килә башлады. Һәм шуннан башланды да инде. Бу эш мине шулкадәр үзенә бөтереп алды ки, гел иҗат итеп кенә торасы килә. Башта яңа идеяләр туып тора.
- Композиция идеясен, димәк, үзегез уйлап чыгарасыз?
- Әйе. Иң элек бер-ике атна ул минем башымда йөри. Кирәкле материалларны туплап бетергәч, барысы да әзер булгач, ясый башлыйм.
- Кызыксынып кына калмыйлар, заказ да бирәләрдер инде...
- Нәкъ шулай. Заказга да эшли башладым. Күпләр әле моның белән таныш та түгел. Социаль челтәрләргә элеп куйган эшләремнең фотоларын күреп, үзләренә дә ясап бирүләрен сорыйлар. Хәзер инде даими клиентларым да барлыкка килде дип әйтергә була. Хатын-кызларның, хуҗабикәләрнең йортларын чәчәкләр белән бизисе, интерьерларына ниндидер үзенчәлек кертәселәре килә. Кемнең дә булса туган көненә, юбилеена бүләк итәр өчен сатып алалар. Шәмаилләр дә ясыйм мин. Аларын инде әбиләргә бүләккә алалар.
- Флористик коллаж ясауның билгеле бер кагыйдәләре бармы?
- Бар. Иң элек нигезен ясарга кирәк. Моның өчен грунт, шпаклевка яисә махсус тукыма кулланам. Бер-берсенә туры килгән, яраша алган материалларны файдаланып, стилен сайлыйм. Кул астында нинди кызыклы нәрсә бар, әйтик, ясалма чәчәкләрдән, муляж җиләк-җимешләрдән, диңгез кабырчыкларыннан, кипкән яфраклардан, күбәләк, бөҗәкләрдән композиция ясыйм. Әзер коллажга кыса ясатам.
- Коллаж ясарга теләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?
- Теләге булган һәркем ясый ала аны. Тик төсләрне дөрес катыштыра белергә генә кирәк. Минем үземә бу эштә визажистлыкка укуым ярдәм итте. Салкын, җылы төсләрне аера беләм.
- Әдилә, бу шөгыль Сезгә нәрсә бирә?
- Чәчәктән композицияләр ясаганда бөтен барлыгым белән ял итәм. Ул миңа иҗади ләззәт бирә. Гомумән, кешенең матурлыкка карап сөенгәнен күрү үзе зур бәхет!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading