16+

Ифтарга балык 

Табиблар ифтарда җиңел эшкәртелә торган, файдалы ризыклар ашарга киңәш итә.

Табиблар ифтарда җиңел эшкәртелә торган, файдалы ризыклар ашарга киңәш итә.

Ифтарга тәкъдим ителә торган ризыкларның берсе – балык.  Балыкны яхшылап чистартасың, кисәкләргә кисеп маринадка саласың. Маринад түбәндәгечә ясала: каймакка угычтан уылган имбирь тамыры, сарымсак, аш кашыгы зәйтүн мае, тәменчә борыч салып болгатасың.  Теләгән кеше тмин орлыгы да өсти ала.Балыкны маринадлап ярты сәгать тотканнан соң,фольгага төреп духовкага пешерергә куясың.  Ризык якынча 30 минут пешә. Өстәлгә чыгарганда балыкны яшел тәмләткечләр белән бизәргә дә була. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X