16+

Ильвинадан тәмле печенье РЕЦЕПТЫ

Җырчы Ильвина тәмле печенье рецепты белән уртаклашты. Печеньелар нибары 15-20 минутта пешеп чыга!

Ильвинадан тәмле печенье РЕЦЕПТЫ

Җырчы Ильвина тәмле печенье рецепты белән уртаклашты. Печеньелар нибары 15-20 минутта пешеп чыга!

Кирәк булачак: 
200 гр шикәр
450 гр он
100 гр атланмай
100 мл сөт
1 данә йомырка
1 чәй кашыгы разрыхлитель

Атланмайны эретәбез дә, шикәр һәм йомырка салып миксер белән болгатабыз. Аннан соң сөт, он, разрыхлитель салабыз. Камырны нәзек итмичә генә җәябез дә, махсус формалар белән фигуралар ясыйбыз. Әзер фигураларны табага тезеп, 180 градуста 15-20 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading