16+

Җимеш агачлары өшедеме икән?

Гыйнвар суыклары җимеш агачларын өшетмәдеме икән? Моны кыш уртасында ук ачыкларга мөмкинме? Ничек итеп? Гыйнвар ае беренче көннәрендә яз кызына күз атты да, зәмһәрир салкыннары белән хакимлеген күрсәтергә ашыкты. Урыны белән суыклар -40 градустан да түбәнрәк күзәтелде.

Җимеш агачлары өшедеме икән?

Гыйнвар суыклары җимеш агачларын өшетмәдеме икән? Моны кыш уртасында ук ачыкларга мөмкинме? Ничек итеп? Гыйнвар ае беренче көннәрендә яз кызына күз атты да, зәмһәрир салкыннары белән хакимлеген күрсәтергә ашыкты. Урыны белән суыклар -40 градустан да түбәнрәк күзәтелде.

Бакчачылар күңеленә дә шом үрмәләде. Бу җәһәттән һәвәскәр бакчачы Франс ага Хәлилов белән хәбәрләштек. 
– Франс ага, борчылмаслык та түгел. Кинәт башланган суыклар бакчадагы җимеш агачларын да нык “кыйнады” кебек. 
– 2023 ел моңарчы күрелмәгән суык көннәр белән башланып китте шул. -40 градустан да түбән суыкларның күптән булганы юк иде инде. Кыш башында ук мондый суыкларның күзәтелүе җимеш агачлары өчен бик начар, чөнки алар суыкларга әзер түгелләр, чыныгырга җитешмәделәр. Әгәр дә суыклар кыш уртасындарак килсә, яисә февраль азагына таба күзәтелсә, җимеш агачлары суыкларга ияләшеп, чыныгырлар да иде. Бакчабыздагы җимеш бирә торган агачларның язмышы аянычлы хәлгә калды быел... Нишлисең инде, табигатьнең үз кануннары. Агачларның күбесенә, бигрәк тә колоновидлы, кәрлә алмагачларга, слива, абрикос, алыча, груша, алмагачның кышкы суыкларга чыдам булмаган сортларына зыян килмәдеме икән дигән борчу да бар. Карлыган белән крыжовник куаклары салкыннар башланганчы ук кар астына яшеренергә өлгерде анысы, карны быелгы кыш мулдан иште. Кура җиләге куакларын бәйләмгә бәйләп, җиргә мөмкин кадәр якынрак бөкләп калдырмаган кешеләрне дә җәйдә кура җиләге уңышы куандырмас кебек. Кышкылыкка туры басып калган куакларның чәчәк бөреләре өшергә мөмкин. Көздән күп эшне артык мәшәкать күрүчеләр быелгы язда инанырлар инде – кура җиләген салкыннардан саклар өчен куакларын бөкләп калдырырга кирәк.  

– Җимеш агачларының өшегәннәрме, юкмы икәнлеген кыш уртасында ук чамалап буламы, Франс ага?
– Яз җиткәч хәлләр ачыкланыр. Әгәр дә бик борчылсагыз, күңел тынычлыгы өчен, бер чыбыгын, ягъни ботагын кисеп алып керергә мөмкин. Аны суга утыртып куярга кирәк. Әгәр дә зыян килмәсә 4-5 көн эчендә бөреләре бүртеп тә чыгачак, ачылачак та. Чыбыкчаның каерысын тырнак белән кырып карый аласыз. Әгәр дә каеры астындагы катлам яшелләнеп торса, җимеш агачының хәле әйбәт, бар да тәртиптә дигән сүз. Әгәр инде каеры астындагы катлау көрән төстә икән, агач өшегән дигән сүз. Тагын бер ысул белән тикшереп карарга киңәш итәм. Лезвие алып чыгып, бөрене бик сак кына урталай кисеп карый аласыз. Бөре кара икән, димәк өшегән, әгәр дә яшел булса, куак яисә агач исән. 

– Шулай да, тикшереп чыккач та, җиңел суларга иртәрәк кебек.
– Яз җиткәч, җимеш агачлары уяна башлый, һәр ботакны игътибар белән кат-кат карап чыкмыйча ярамый. Агачның ябалдашлары өшесә дә борчылырга ашыкмагыз, төп кәүсәнең җиргә якын җиреннән барыбер яңа үсентеләр чыгарачак. Әгәр дә әлеге үсентеләр привика ясалган җирдән өстәрәк чыкса, аның берсен үстереп, агачның гомерен саклап калырга мөмкин. Әгәр инде үсентеләр җирән тишелеп чыкса, үсеп җиткәч, аларга төп агач кәүсәсе чит булачак. Бу очракта агачны саклап калырга теләүчеләргә бер генә юл кала – привика ясарга кирәк. Анысының рәтен белмәүчеләр яисә иренгән кешеләр яңа агач утырта ала.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading