16+

Имгәнгәндә, егылганда, киселгәндә һәм пешкәндә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

Бакча, дача сезоны башланды, балалар каникулда. Җәйге чорда имгәнүләр, егылулар, пешүләр шактый була. Шуңа да һәркем беренче ярдәмне күрсәтә белергә тиеш.

Имгәнгәндә, егылганда, киселгәндә һәм пешкәндә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

Бакча, дача сезоны башланды, балалар каникулда. Җәйге чорда имгәнүләр, егылулар, пешүләр шактый була. Шуңа да һәркем беренче ярдәмне күрсәтә белергә тиеш.

Имгәнгән урынга салкын су тутырылган шешә яки сөлгегә төрелгән боз яисә салкын суда чылатылган сөлге куеп торыгыз. Махсус мазь булса, аны сылый аласыз. Кара көйгән урынга исә 5 процентлы йод эремәсе сөртегез. Әгәр дә зыян күргән кеше имгәнгән кулын яки аягын күтәрә, йөртә алмый, буын сөякләре формасын үзгәрткән икән, табиб чакыртыгыз, чөнки сынган булырга мөмкин.

Бармак киселсә, яраны сабын һәм җылы су белән юыгыз. Мондый очрак өчен өйдә һәрчак хлоргексидин яки водород перекисе булырга тиеш. Алар булмаса, йод яки яшел су (зеленка) кулланыгыз. Әмма истә тотыгыз: әлеге чаралар белән яраның кырыен гына эшкәртергә була. Яра өстенә пластырь ябыштырыгыз.

Шырпы кадалса, энә, булавка, пинцетны башта дезинфекцияләргә кирәк. Шырпыны скотч ярдәмендә дә чыгарып карарга була.

Пешкән очракта, әгәр дә ул җиңелчә генә булса, махсус спрей кулланыгыз. Ул булмаса, кулыгызны салкын суга тыгып торыгыз. Составында декспантенол булган препарат белән эшкәртегез. Җитди яра булганда, табибка мөрәҗәгать итегез.
Бакчада бал корты, черки яки башка бөҗәкләр дә тешләргә мөмкин. Черкигә каршы препаратлар һәркемдә бар һәм алар күптөрле. Ә менә бал корты тешләгәндә нишләргә? Корт тешләгән урыныннан угын тартып чыгарыгыз. Шул урынга боз куеп торыгыз. Корт чагудан күп кешенең аллергия була, шуңа да антигистамин дару эчегез.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading