16+

Иске мендәреңә борыч утырт

Кышның соңгы аеның да яртысына җитеп киләбез. Моның шулай икәне календарь битенә күз салмасаң да аңлашыла. Ник дигәндә, язга күп калмаганын көннәрнең озыная баруыннан, кояшның яктырак балкуыннан гына түгел, бакчачыларның күзгә күренеп җанлануыннан да күреп була. Соңгы көннәрдә бакчачылар яшелчә орлыклары сатыла торган кибеткә бик ешладылар - борыч, баклажан, помидор...

Иске мендәреңә борыч утырт

Кышның соңгы аеның да яртысына җитеп киләбез. Моның шулай икәне календарь битенә күз салмасаң да аңлашыла. Ник дигәндә, язга күп калмаганын көннәрнең озыная баруыннан, кояшның яктырак балкуыннан гына түгел, бакчачыларның күзгә күренеп җанлануыннан да күреп була. Соңгы көннәрдә бакчачылар яшелчә орлыклары сатыла торган кибеткә бик ешладылар - борыч, баклажан, помидор...

Мин дә шундый бер кибеттә булып кайттым, бер очтан күп итеп яшелчә орлыклары да алдым. Ә аларны сайларга миңа сатучы-консультант Ольга Ивановна булышты. Аның сүзләренә караганда, бакчачылар киләсе ел уңышы турында ноябрь аеннан ук кайгырта башлый. «Бакча сезонын ябуга ук, фәлән орлыкны, фәлән сортны кайчан сата башлыйсыз, дип шалтыраталар. Гыйнвар ахырында инде кибеткә күпләп тә килә башлыйлар», - ди ул. Татлы борычка килгәндә, аны фаршлау өчен иң кулай сорт - «Иволга». Ул артык зур да, кечкенә дә түгел. «Винни пух» дигәне ваграк була, әмма тиз өлгерә. «Малышок» шулай ук иртә өлгерә торган сорт, өстенлеге - сабагы биек булып үсми - 30-40 см гына була. Ольга үзе баклажанның «Вкус грибов» дигәнен үстерә. Ул уңышны күп бирә, ә тәме белән гөмбәне хәтерләтә икән. Тик әлеге сорт без күреп гадәтләнгән зәңгәр түгел, ә ак төстә. Шулай ук тәме дә бик ачы булмый. «Изумрудный» белән «Зелененький» дигән сортларның җимеше исә яшел төстә икән. Помидорның «Чухлома» исемле сорты - бакчачылар арасында иң популяры. Уртача өлгерешле, җимешләре банан формасында була, төсе - әфлисун төсенә тартым. Томатның «Интуиция» дигән сортын Яңа елга кадәр сакларга була, дип киңәшләрен бирә Ольга. Борыч белән баклажан орлыгын утыртуга килгәндә, бер пластик стаканга икешәр орлык төртеп кую яхшы, чөнки кайвакыт аның берсе генә тишелә. Икесе дә үсеп китеп, берәрсе көчсезрәк булса, аны кисеп кенә аласың. Ольга әйтүенчә, борыч белән баклажан күчереп утыртуны яратмый, чөнки һәр күчерү үсешне ике атнага тоткарлый. Бүген бер бакчачы, ун төп баклажанга бер җимеш булды, дип сөйләде. Эш орлыкта түгел, дөрес тәрбияләмәүдә. Җимеше юк икән, димәк, аңа ашлама сыйфатында кулланыла торган тирес күп кертелгән. Ул ашламалы туфракта рәхәтләнеп үсеп утыра, ә җимеш бирергә ашыкмый. Кешегә дә шулай бит: үзенә бик яхшы булганда, ул бала табарга ашыкмый. Яшелчәләр дә орлык өчен генә бер җимеш бирә дә вәссәлам. Борычның беренче җиде яфрак чыкканнан соң барлыкка килгән беренче чәчәк бөресен өзеп алырга кирәк. Ә помидорның башкаларга караганда купшырак булып торучы чәчәгеннән котылырга киңәш ителә. Әлеге чәчәкне тану авыр түгел - ул калган чәчәкләрдән эрерәк, ныграк булуы белән аерыла. Помидорга суны атнага бер, борычка исә көнаралаш сибәргә кирәк. Суны мул итеп сибәргә тырышыгыз. Борычны һәр ун көн саен тукландырып тору да яхшы. Бер чиләк суга тавык тизәге салып, ике көн тотабыз. Аннары ун литр суга ярты литр шул катнашманы салып болгатабыз да борычка сибәбез.
Ольга борыч үстерүнең тагын бер сере белән бүлеште. Борыч рассадасын утыртасы чокырчыкка бер уч тавык йонын салып калдырырга кушты ул. Яңа йолкынган тавык йоны булмаган очракта, иске мендәр эчлеген дә файдаланырга була. Тавык йонында молибден дип аталучы сирәк очрый торган микроэлемент бар. Ә ирекле сатуда ул бөтенләй юк. Составында молибден булган минераль ашлама исә бик кыйммәт тора. Димәк, бердәнбер юл - тавык йонын куллану. Моны сынап караган бакчачылар да бар икән, әйтүләренчә, борычлары ишелеп уңа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading