16+

Итне атнага бер мәртәбә генә ашарга кирәк?!

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының эндокринология илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең терапевт-эндокринологы Фатыйма Дзагоева «RT» басмасы белән әңгәмәдә дөрес туклану буенча киңәшләр биргән.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының эндокринология илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең терапевт-эндокринологы Фатыйма Дзагоева «RT» басмасы белән әңгәмәдә дөрес туклану буенча киңәшләр биргән.

Аныңча, итне атнага бер мәртәбә генә ашарга кирәк. Бу чикләү кош итенә кагылмый. Ә колбаса һәм сосискалардан бөтенләй баш тарту хәерле.
Моннан тыш, ул йомырканы көн саен ашарга ярамый дигән фикерне кире какты. Аның сүзләренчә, пешкән бер йомырка ашау зыян китермәячәк.
В төркеме витаминнары организмга керсен өчен, ярмалардан һәм дөрес әзерләнгән икмәктән баш тартмаска кирәк. Ә менә тозлы һәм баллы ризыкны азрак ашагыз.
Акрын үзләштерелә торган углеводлар, бөтен бөртекле, кузаклы культура ризыклары, зәйтүн мае һәм чикләвекләр матурлык һәм сәламәтлек өчен дөрес туклану стиле булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading