16+

Кабак ширбәте ясау ЫСУЛЫ

Кабакны кая куярга белми аптырау­чылар өчен менә дигән рецепт бу.

Кабак ширбәте ясау ЫСУЛЫ

Кабакны кая куярга белми аптырау­чылар өчен менә дигән рецепт бу.

Кабакның эчен-тышын чистартып, кәстрүлгә саласың да, яртылаш күмелерлек итеп, су өстәп пешерергә куясың. Йомшарганчы пешерәсең. Блендер ярдәмендә изәсең. Бик куе булса, кайнаган су өстисең. Лимон кислотасы саласың (10 литрга 50 гр җитә). Күбеге беткәнче кайнатып, стериль банкаларга тутырып ябып, юрганга томалап суытасың. Ширбәтне кыш буе эчәсең. Әфлисун согы белән кушып эчсәң бик тәмле була.

Рәдифә Ногманова, Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading