16+

Капчыкта кыяр үстерү СЕРЕ

Венера МӘҖИТОВАдан сыналган ысул

Капчыкта кыяр үстерү СЕРЕ

Венера МӘҖИТОВАдан сыналган ысул

Барыгыз да беләсездер, кыяр төнлә үсә, икенчедән, ул җылы ярата. Менә шуларны искә алып, соңгы елларда мин кыярны капчыкта үстерә башладым. Төнгелеккә кыярлы капчык­ларның өстен прищипка белән беркетеп куям да иртән ачам. Җылы яратучы үсемлек буларак, кыяр үсентеләре капчык эчендә үзләрен бик яхшы хис итәләр. Салкыннар беткәнче шулай эшлим: бер ачам, бер ябам. Төннәр җылынгач та, кыярларны капчыкта калдырам, җиргә күчереп утыртмыйм. Көзгә кадәр алар капчыкта үсеп утыралар. Калган кыярларны, салкыннар бетеп, төннәр ныклап җылынгач кына теплицага утыртам. Билгеле инде, капчыктагы кыярлар теплицадагы җиргә утыртылганнарына караганда тизрәк өлгерәләр. Ошаса, сез дә шулай итеп карагыз.
Кыярны шулай үстерүнең бер авырлыгы да юк. Аның каравы, иртә яздан ук кыяр белән сыйлана башларга була. Узган ел 9 майда тәүге кыярны өзгән булсам, быел, яз соң килү, төннәр салкын тору сәбәп­ле, капчыктагы кыярлар әле дүрт яфракта гына утыралар. Озакламый төннәр җылыныр, кыярлар да, кояшка үрелә-үрелә рәхәтләнеп үсә башларлар дип ышанып калам. Шунысын да әйтим, төнгелеккә мин теплицага җылыту приборы куям. Кыярлы капчыкларны да шуның тирәсенәрәк урнаштырам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading