16+

Караяктан котылып буламы?

Тишелеп чыгып, матур гына исәеп киткән томат, борыч, баклажан, кыяр, чәчәк үсентеләрен санаулы сәгатьләр эчендә тулаем һәлак итәргә сәләтле караяк чире бакчачылырның үзәгенә үтә.

Караяктан котылып буламы?

Тишелеп чыгып, матур гына исәеп киткән томат, борыч, баклажан, кыяр, чәчәк үсентеләрен санаулы сәгатьләр эчендә тулаем һәлак итәргә сәләтле караяк чире бакчачылырның үзәгенә үтә.

Аны  туфрактагы берничә төрле гөмбәчекләр, вируслар, бактерияләр  китереп чыгара. Фузариум төренә керүче  гөмбәчекләр бик зур дозада агулы матдәләр бүлеп чыгарып, үсемлекләрнең тамыр муентыгын буып алып,  анда некроз барлыкка китерә. Берничә сәгатьтә зарарлый башлап, ике тәүлек эчендә, бер дигән үсемлекләрне кырып сала. Күгәрек гөмбәчекләре  зарарласа, чир акрынлап тарала: сабак әүвәлге мәлдә кара яшел, соңрак караңгы соры, ахырдан кара төскә керә, үсемлекләрнең тамырлары  корый. Гөмбәчекләр  тамыр белән сабак тоташкан урыннан эчкә  үтеп кереп, аның файдалы матдәләрне үткәрүче каналларын тулысынча томалый, шунлыктан нәни үсемлекләр “буыла”, сабаклары җеп сыман булып нечкәрә, тамырлар каралып  чери, нәтиҗәдә рассада әүвәле авып китә, аннан соң үлә.

Бу чирнең килеп чыгуына берничә шарт сәбәпче. Әйтик, туфракның  үсемлек  тамыры муентыгына орынып торган өске катламы кирәгеннән артык дымлы яки туфракның ачылыгы нормадан артык. Үсемлекләрнең бик тыгыз тишелүе аркасында, араларында һава йөри алмаганга күрә хәлсезләнсәләр, бу чиргә тарулары мөмкин. Яктылык җитмәү, туфракта азотлы ашламаның кирәгеннән артык булуы, температураның кинәт үзгәрүе,  үсентеләрнең өсләренә  салкын су сибү авыру китереп чыгаручы микрофлорага уңай тәэсир итә. Бактерияләр зарарласа, тамыр муентыгы карала, сабакның эче  лайлаланып череп төшә. Әгәр туфракка чи тирес кушсак яки торфны зур дозада катнаштырсак, субстрат кызып, тамырларны яндыра. Бу очракта бактерияләр  үрчеп,  үсемлекләрнең  башына җитә. Тамыр муентыгына коры җәрәхәтләр ясап,  аны һәлак итүче вируслы караяк  чире сирәк очрый. Бу очракта инфекция таралуга зарарсызландырмый чәчелгән орлыклар сәбәпче.  

Киләчәктә мондый хәл килеп тумасын өчен, чәчәсе орлыкны 15-20 минут марганцовка эремәсендә тотып алганнан соң, Энерген, Эпин, Агат, натрий гуматы, алоэ согы, көл эремәсе  кебек биопрепаратның берәрсендә җебетү-тукландыру  мөһим. Орлык чәчеләсе туфракны ярты сәгать дәвамында 100 градускача җылытылган газ мичендә яки 5-10 минут микроволновкада  тотып,  яисә  лоток өстенә шау кайнар су сибеп зарарсызландыру алымнары бар. Туфракка марганцовка эремәсе бөркү (10 л суга 4-5 г), Фитоспорин, Глиокладин, Триходермин, Трихоцин, Алирин кебек биологик;  коллоидлы күкерт, бордос сыекчасы, Превикур кебек химик препаратлар сибү  караяк китереп чыгара торган гөмбәчекләрне юк итә. Орлыклар чәчеләчәк туфрак дымлы булсын, ләкин өстендә су җыелып тормасын. Орлыкларны буразначыкларга тезеп чыккач, өсләренә  кыздырып суытылган елга комы яки коры көпшәк туфрак сибү мөһим. Тишелеп чыккан үсентеләрнең туфрагыннан  артык дымны сеңдереп  алу өчен, бераз көл катнашкан коры туфрак  яки  агач күмере ваклап сибү отышлы. Иң мөһиме: су сипкәндә үсентенең тамыр муентыгын чылатмау. Суны аскуймага гына сибү – нәтиҗәле адым. Артык куерып киткән үсентеләрне башка савытка  күчереп утыртырга кирәк. Кышын үсентеләргә тәрәзә төбендә суык тияргә мөмкин, шунлыктан лотокларның астына пенопласт яки картон түшәп, салкын өслектән беркадәр  күтәртергә кирәк.                  

Чир килеп кенә чыккан мәлдә  үсемлекләрне  көл яки суган кабыгы суы сибеп коткарып калырга мөмкин, диләр. Әмма алардан тулыканлы уңыш үстереп алу икеле. Иң яхшысы: тиз арада башка туфракны  һәм орлыкларны тиешенчә  зарасызландырып, яңадан чәчү. Әгәр чирле үсемлекләр саны аз булса, аларны туфрагы белән бергә алып юк итәргә, ә янәшә савытларда  үскәннәренең  грунты  өслегенә  көл яки күмер оны сибәргә була. Биологик чараларга килгәндә, үсемлекләрнең яфракларын, сабакларын, туфракны  Фитоспорин, Трихоцин, Гамаир, Алирин, Бактофит, Планриз; химик матдәләрдән – Превикур, марганцовка, ХОМның судагы эремәсе белән эшкәртергә ярый.

Һәвәскәр бакчачылар үсемлекләрне гөмбәчек чирләреннән түбәндәге ысуллар белән дәвалый. 1 л кайнатып суытылган  җылы суга 1 аш кашыгы сөт яки эремчек суы салып болгатып, 1 тамчы йод тамызып,  яфракларга бөркиләр. 1:10 нисбәтендә су белән сыекландырылган аракы сибүчеләр бар. 2 стакан агач көленә кайнап торган 1 литр су коеп, берничә сәгать төнәткәч, эремәне 10 л су белән сыеклап, төпләренә сибәләр. Бер уч суган кабыгын 1 литр суда 20 минут кайнатып, үсемлекләр төбенә кашыклап сипкәнем бар.

Белгечләр чирне дәвалаганда фунгицидлар кулланырга, ә халык ысулларын профилактика йөзеннән файдаланырга киңәш итә. Моннан җиде-сигез ел элек,  8-9 см лы  томат үсентеләремнең сабак төбе нечкәрүен күреп алгач,  5-6  см лы өске сәламәт өлешен генә кисеп алып, берничә сәгатькә фунгицид тамызылган биостимулятор эремәсенә салып тордым. Нәни үсемлекләрем бераз хәл җыйгач, аларны  фитоспорин сибеп зарарсызландырылган яңа грунтка күчереп утыртып коткарып калдым. Яңа урында бик тиз тернәкләнделәр. Соңгы елларда, чәчәүгә керешкәнче  туфракны  эшкәрткәндә, эремчек суы, каймак, бал ачытып  үзем әзерләгән “Бессараб эремәсе”, Фитоспорин эремәсе  кулланып,  чирләрне алдан кисәтәм.

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: https://freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading