16+

Карала башлаган помидор күрсәгез, өстенә 60 градуслы кайнар су коегыз!

Помидор үстерү буенча 6 киңәш.

Помидор үстерү буенча 6 киңәш.

Бакчачы Татьяна Татаренковадан помидор үстерү буенча киңәшләр

Помидор үсентеләрен 15-20 майларда ачык грунтка утыртырга кирәк.

Салкын көннәрдә өстен томалап торсаң, аларга кырау төшми.

Помидорга артык ашлама кертүнең мәгънәсе юк, ул буйга үсә башлый, җимешләре зур булмый. Ара-тирә черемә кертергә кирәк.

Аскы зәгыйфь яфракларын сындырып атсаң яхшы.

Суны атнасына ике тапкыр сипсәң дә җитә. Карала башлаган помидор күрсәгез, эреләрен җыеп алыгыз да, дуршлагка салып, өстенә 60 градуслы кайнар су коегыз.

Аннары яхшылап корытыгыз. Мондый помидор озаграк саклана.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading