16+

Карбыз һәм кавын: файдасы һәм зыяны

Карбыз, кавын чоры җитте. Әмма табиблар әлеге культураларны сак кына ашарга киңәш итә.

Карбыз һәм кавын: файдасы һәм зыяны

Карбыз, кавын чоры җитте. Әмма табиблар әлеге культураларны сак кына ашарга киңәш итә.

Эш шунда ки, кавын, карбызда булган бактерияләр ашкайнату системасына тискәре йогынты ясарга һәм кеше агуланырга мөмкин икән. 
Кешенең эче авырта башлый, күңеле болгана, коса, эче китә. Косканда кеше организмы бик күп су һәм тоз югалта һәм нәтиҗәдә организм сусызланырга мөмкин. 
Табиблар билгеләп үткәнчә, нәкъ менә организмда суның бетүе агуланучылар үлеменә китерә дә. 

Әмма бу кавынны, карбызны бөтенләй дә ашарга ярамый дигән сүз түгел. Һәр нәрсәнең чамасын белү генә сорала. 
Ник дисәң дә баллы карбыз кәнфит, печенье кебек баллы ризыкларны тулысынча алыштыра ала торган культура. Шуңа да аны балаларга бер яшьтән соң бирергә ярый, ди табиблар. Бер яшьтән бала аның сотсавындагы нитратларны гына түгел, клетчатканы да үзләштерә ала. 

Карбызда аскорбин һәм фолий кислоталары күп. Шулай ук ул В1, В6 витаминнарына, микроэлементларга (магний, калий, марганец), клетчаткага бай. В6 витамины, магний һәм В1 витамины кушылмасы кешенең нерв системасына уңай йогынты ясый. Кәефне күтәрә, стресска бирешүчәнлекне ныгыта. 

Кечкенә балаларга көнгә күп дигәндә 200 гр карбыз ашарга рөхсәт ителә. Урта яшьтәге балалар өчен 350 гр куркыныч тудырмый. 
Карбызда да, кавында да шикәр күп. 100 гр карбызда, мисал өчен, 1-2 чәй кашыгы шикәр булырга мөмкин. Шуңа да симерүдән интегүчеләргә, шикәр авыруы булганнарга бу культураларны саклык белән авыз итәргә кирәк. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading