16+

Карлыган ишелеп уңсын өчен бәрәңге кабыгы кирәк!

Дуслар, карлыган сезонын ябып киләсезме инде? Без кичә җыеп бетердек, Аллага шөкер. Әй уңган да инде быел карлыганнарыбыз.

Дуслар, карлыган сезонын ябып киләсезме инде? Без кичә җыеп бетердек, Аллага шөкер. Әй уңган да инде быел карлыганнарыбыз.

Киләсе елга да карлыганнарыгыз уңсын дисәгез, хәзердән үк хәстәрли башлагыз. Нәрсәнеме? Бәрәңге кабыгын. Бу турыда бер танышыбыз әйткән иде, ул вакытта игътибар итмәгәнбез. Аннан соң "1000 советов" газетасыннан укыгач, кулланып карарга булдым. Менә шуннан бирле карлыганнарыбыз ишелеп уңа бит, сөбханалла. Кая куеп бетерергә белмәссең. Газетада, бәрәңге кабыгын киптереп карлыган төбенә күмәргә, диелгән. Бабаем киптереп тә тормый инде, карлыган тирәли салып чыга да балчык белән күмә, йә черемә белән. Яз да, көз дә. Хикмәте нидә бәрәңге кабыгының дисәгез, менә анысын үзебез дә аңлый алмадык инде. Хәер, баш та ватып тормадык артыгын, карлыганы булгач җитәр. Ярар, киңәш миннән, кулланып карау сездән. Үкенмәссез.


Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading