16+

Карлыган яфрагы чәен эчеп калырга тырыш җәен

Көзгә кергәнче, ­бакчадагы чәегезгә кара карлыган яф­рагы кушып эчегез. Яфракларны ботакларның очындагыларын гына җыегыз.

Көзгә кергәнче, ­бакчадагы чәегезгә кара карлыган яф­рагы кушып эчегез. Яфракларны ботакларның очындагыларын гына җыегыз.

Халык табиб­лары кара карлыган яфрагы организмны чис­тарту һәм ныгыту үзле­генә ия дигән фикердә тора. Йө­рәк һәм сидек юллары авыруларыннан интегүчеләр өчен ул аеруча файдалы. Салкын тиеп авырганда эчсәң дә сихәте була. Карлыган яфрагыннан кайнатылган чәй ашказаны өчен дә файдалы. Тәмәке тартучылар да аны чәйләренә салып эчәргә тиеш. Яфрактагы табигый антиоксидантлар агулы матдәләргә каршы тора һәм аларны организмнан чыгара.
Кара карлыган яфрагы составында эфир майлары һәм фитонцидлар, С витамины, магний, кальций, калий, фосфор күп.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading