16+

Катаракта яшьләрдә дә очрый

Олыгая барган саен, кешенең тормыш тәҗрибәсе генә артып калмыйча, организмында да төрле физиологик үзгәрешләр барлыкка килә. Шул исәптән, күрү органы булган күзләрдә дә. Алар белән бәйле иң киң таралган авыруларның берсе - катаракта. Катаракта ни сәбәпле барлыкка килә? Аңардан бары тик операция ясатып кына котылып буламы? Әлеге сораулар белән без...

Катаракта яшьләрдә дә очрый

Олыгая барган саен, кешенең тормыш тәҗрибәсе генә артып калмыйча, организмында да төрле физиологик үзгәрешләр барлыкка килә. Шул исәптән, күрү органы булган күзләрдә дә. Алар белән бәйле иң киң таралган авыруларның берсе - катаракта. Катаракта ни сәбәпле барлыкка килә? Аңардан бары тик операция ясатып кына котылып буламы? Әлеге сораулар белән без...

- Гүзәл ханым, катаракта нәрсә ул?
- Катаракта ул - күз ясмыгының (хрусталикның) томалануы. Катаракта вакытында күзнең күрү сәләте начарая, сурәтләр ачык күренми, томан яки полиэтилен пленка аша күренгән кебек була. Ул, гадәттә, 55-60 яшьтән олырак кешеләрдә күзәтелә.
- Катаракта яшь олыгаю белән генә бәйлеме?
- Юк. Соңгы вакытта 40-45 яшьлекләр дә күп мөрәҗәгать итә башлады. Химия производствосында эшләүчеләрдә дә күзәтелә. Төрле зарарлы факторлар, травмалар да катаракта барлыкка килүгә сәбәпче булып тора. Ул хәтта кечкенә балаларда тумыштан да очрый.
- Аны, нинди дә булса чаралар күреп, булдырмый калырга мөмкинме?
- Катарактадан махсус дарулар булмаган кебек, махсус профилактика чаралары да юк. Күзгә тамыза торган витаминлы препаратлар ярдәмендә күз ясмыгын тукландырырга, андагы алмашу процессын яхшыртырга, башлангыч этапта катарактаның үсеш алуын тоткарларга, операция вакытын кичектереп торырга була анысы. Әмма иртәме-соңмы, катаракта проблемасын хирургия юлы белән хәл итми булмый. Чөнки бернинди дару да томаланган күз ясмыгын үтәкүренмәле итә алмый. Операция барышында аны алып, ясалма ясмык куябыз. Кызганыч, катарактаның башланганын табибка баргач кына беләләр. Шуңа да елга бер тапкыр күз табибына күренеп торырга кирәк.
- Катарактаның «өлгергәнен» көтеп торырга кирәкме?
- Юк. Хәзерге технологияләр белән башлангыч стадиядә дә операция ясарга була. Иртәрәк мөрәҗәгать итсәң, нәтиҗәсе дә яхшырак.
- Ясалма ясмыкны ничә яшькә кадәрге кешеләргә куясыз?
- Яшьнең чиге юк. Бездә хәтта 103 яшьлек пациентка да куелды. Анализлары яхшы булса, терапевт рөхсәт бирсә, пациентның яшенә карамыйбыз.
- Операциягә барыр алдыннан нинди анализлар бирергә кирәк?
- Гомуми кан һәм сидек анализлары, РВ, ВИЧ һәм гепатитка анализлар, флюорография нәтиҗәсе, оториноларинголог (ЛОР) тикшерүе, терапевт рөхсәте кирәк.
- Операциядән соң, табибка ничә тапкыр күренергә?
- Өч ай дәвамында. Пациент ике-өч атна буе ялкынсынуга каршы дарулар тамыза. Ике ай авыр физик эшләр эшләргә ярамый, туңудан сакланырга кирәк.
- Операция ясату күпме тора? Ул бәягә нәрсәләр керә?
- Бәясе пациент сайлый торган ясмыктан тора. Эконом вариант 19 мең, яхшырагы 27-29 мең, премиум класс дигәне 50 меңгә якын. Моңа табиб күрсәткән хезмәт тә, аңа тикшеренергә килү дә, операциядән соң күзгә тамызырга бирелә торган дарулар да керә.
- Ясалма ясмыкның яраклылык вакыты ничә ел?
- Аны җитештерүчеләр, сиксән елга исәпләнгән, дип ышандыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading