Азмы-күпме җир кишәрлеге булган бакчачылар быел кәбестәнең төрле сортларын сынамый калмас, дип уйлыйм.
Ни сәбәпледер бакчачылар брокколины үстерергә әллә ни атлыгып тормый.
Туган җире Италиядә брокколи кәбестәсе юкка гына яшьлек элексиры, гомерне озайтучы затлы ризык, патшалар сые булып саналмый. Брокколи составында C витамины, фолий кислотасы, аксым күләме башка төрдәге кәбестәләрнекеннән күпкә артыграк.
Брокколины ел саен чәчәм, аны карап үстерүнең бер дә авырлыгы юк. Өстенлеге шунда: ул салкыннан курыкмый, тиз өлгерә, июньнең егрмеләреннән башлап, кара көзгә кергәнче уңыш биреп утыра. Төп сабакта өлгергән җимешлеген кисеп алуга, тиз арада янсабаклар җибәреп, күпсанлы чәчәклеген формалаштыра башлый. Узган көздә кызыксынып санадым, “Фортуна” сортлы брокколиларымның һәр төбе бер сезонга 15-18әр, кайберләре хәтта 20шәр җимшән өлгерткән иде. Чагыштырып карагыз, кайсы төрдәге кәбестә бу чаклы уңыш бирә ала? Башын кисеп алуга, берничә данә яңасы үсеп чыгуы – аның зур өстенлеге.
Брокколи кәбестәсенең берничә сортын утыртам.
Иртә өлгерешле “Тонус”, “Корве”т, “Вярус”ның вегетация чоры 75-80 көн. Берәмләп күчергәндә тамырлары зарарланмасын өчен, орлыкларын вак оячыклы тартмага, сөт- каймактан бушаган пластик савытларга чәчү отышлы. 15 марта чәчеп, тәрәзә төбендә үстереп, балконда чыныктырып алып чыккан 35-40 көнлек кәлшәләрен ачык грунтка күчереп утыртып, ай ярым вакыт узуга, уңышын сайлап җыярга керешәбез.
Брокколины апрель азагы – май башында, ачык грунтка күчереп утыртам. Ул кырауларга бирешмәсә дә, әүвәлге мәлдә өстенә төбе кисек 5 литрлы пластик савытлар каплап торып, суны шуның муентыгыннан гына сибәм. Ул +16..+25 градуста әйбәт үсә, челләдә суны мулрак сибеп, түтәл өстенә юка агроспан каплап торам. Уртача өлгерешле “Гном”, “Аркадия”, “Фортуна” сортларының вегетация срогы 85-100 көн. Аларның кәлшәләрен өйдә үстереп матавыкланмыйм. Якынча 12-13 апрельдә теплицага чәчәм, 4-5 көннән беренче шытымнар күренә башлый. Теплицада апрельнең икенче яртысында көндезге температура шактый ук югары булса да, төннәрен кинәт күбәнгә төшә. Шунлыктан, биредә чәчеп үстерелә торган культуралар өстенә тукылмаган материал, көннәр салкынрак торганда, хәтта пленка тарттырып куям. Кирәгеннән артык үскән кәлшәләр, күчергәч авыр тернәкләнә. Май уртасында 35–40 көнлек, буе 10-15 сантиметрлы, 4-6 яфраклы кәлшәләрне түтәлгә чыгарып утыртам. Түтәлгә күчергәндә, үсемлекләрне бер рәткә тезеп, арасын кимендә ярты метр калдырып утырту зарури.
Кәбестә орлыклары туфрак ничаклы җылырак булса, шулчаклы тизрәк тишелә. Әйтик, өйдәге температуга +20 градуста ул өч көннән шытым бирә, ачык грунттагы туфрак +11-12 градуска чаклы җылынгач, ике атна чамасы вакыт эчендә шыта, әгәр грунтның җылынуы +5 градуска җитмәсә, гомумән, тишелә алмый.
Турыдан-туры түтәлгә чәчкәндә, оячык араларын – 45, рәт арасын – 60 см калдырып ясыйбыз, туфракны ашлап, сугарып, бер ояга 3 орлык күмдерәбез. Тишелгәч, нәни кәлшәнең иң көчлесен калдырып, сирәклибез. Яз бик иртә килгән елда, көндезге һава температурасы +10-12, туфрак +5 градуска чаклы җылынгач, орлыкларын турыдан-туры ачык грунтка чәчтем, өсләренә япма ябып тишелдердем. Бу рәвешле үскән кәлшәләрнең тамырлары куәтле, сабаклары көчле, уңышы мулдан була.
Брокколли кәлшәләренең чыныктырылмаганнары –1 градуста да зыян күрә, ә чыныкканнары температура кыска вакытка -2 градуска чаклы төшсә дә исән кала, көзгә кергәч, күкрәп үскән көчле үсентеләр хәтта –6..-7 градуста да һәлак булмый.
Мин Ай календарена карап эш итәргә яратам. Брокколи, җимшәннәре сабак очында өлгерүе сәбәпле, үсүче айны үз итә. Брокколиның соң өлгерешле сортлары белән матавыклануның мәгънәсен тапмадым. Тиешенчә тәрбияләп үстергәндә, иртә өлгерешле “Тонус”, “Мачо” сортларының ашарга яраклы башларының авырлыгы 150-200 грамм тирәсе булса, уртача өлгерешле “Фортуна” – 400, ә “Кудрявая голова” – 600 граммга чаклы җитә.
Кәбестәләрнең бөтен төрләре дә уңдырышлы туфракта әйбәт үсә, мул итеп сугаруны, сыек органик һәм минераль ашламалар, микроэлементлар белән тукландыруны ярата. Корткычлардан саклау өчен, өсләренә юка тукылмаган материал каплыйбыз, түтәл янәшәсенә көчле исле сельдерей, кара әрем, араларына бәрхет гөл, тырнак гөл утыртабыз. Лайлачлар һөҗүменә каршы тору өчен, үсемлекләрнең әйләнә-тирәсенә вакланган йомырка кабыклары, гәрчич, күмерле көл сибәбез, яфракларына тәмәке тузаны, нашатыр спирты эремәсе бөркибез.
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар