16+

Кер юу машинасын ничек сайларга?

Кер юу машинасының түбәндәге функцияләре булганнарына тукталыгыз

Кер юу машинасының түбәндәге функцияләре булганнарына тукталыгыз

Су үтүдән саклый торган. Теләсә кайсы машина вакыт узу белән туза. Үзегездә дә, күршедә дә ремонт ясарга теләмәсәгез, алдан ук хәстәрен күрергә кирәк. Машина ватылган очракта, бу функция ярдәмендә шлангка су килү туктый.

Энергия сикерүдән саклый торган. Электр челтәрендәге киеренкелек кинәт үзгәрергә мөмкин. Бу техниканың җимерелүенә китерә. Әгәр дә өегездә утны бетерсәләр, машина кер юу процессын паузага куя, ут булгач,кабат эшли башлый.

Тавышсыз режим.

Сакчыл юу (деликатный режим). Кайбер тукымалар бик «нәзберек» була. Аларны кул белән юасы килмәгәндә, шушы режимга куеп була. Бу режимда барабан киеренке әйләнми, суның температурасы 30 градуска кадәр төшә.

Балалардан саклау. Өйдә кечкенә балалар булганда, мондый режим һичшиксез кирәк. Ул юганда нинди генә кнопкага бассаң да, тәэсир итми, үзенең эшләвен дәвам итә.

Киптерү. Әлеге функция вакытны янга калдыра.

Машина белән идарә итүгә килгәндә, аның механик һәм электрон төре була.
Механик идарә итү булганда, юу режимын һәм башка параметрларны кул белән баскалап эшләтеп җибәрегез. Аның каравы мондый төр машина, электрон идарә итүгә караганда, 60 процентка азрак җимерелә.

Электрон идарә итү булганда, сез кирәкле режимны куйганнан соң, машина оптималь параметрларны үзе сайлый.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading