16+

Кибеткә нинди техниканы кире кайтарып була?

Кибеттә яңа гына сатып алынган техника тиешенчә эшләмәсә, кая мөрәҗәгать итәргә?

Кибеткә нинди техниканы кире кайтарып була?

Кибеттә яңа гына сатып алынган техника тиешенчә эшләмәсә, кая мөрәҗәгать итәргә?

Кайсы очракта аны кире кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин, моның өчен нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш? Бу сорауларга Роскачество җавап бирә.

Кибеткә нинди техниканы кире кайтарып була?
Нигездә, вак көнкүреш техникасын сатып алганнан соң 15 көн эчендә кире кайтарырга була. Әмма бары тик сезнең гаеп белән барлыкка килмәгән кимчелек ачыкланган очракта гына. Әйтик, микродулкынлы мичнең бер төймәсе эшләмәсә, кибет техниканы бер сүзсез кире алырга тиеш. 

Кайсы очракларда товарны 15 көн узгач та кире алырга тиешләр?
•    Техникада җитди җитешсезлек табылса. Әйтик, микродулкынлы мич бөтенләй кабынмый;
•    кибет җитешсезлекне юк итүнең максималь вакытын – 45 көнне арттырган очракта; 
•    кимчелекләрне күп тапкырлар юк итәргә омтылып, сез аны 30 көннән артык куллана алмаган очракта.

Товарны ничек кайтарырга?
•    товарны кире кайтару турындагы кибетче биргән гаризаны тутырырга;
•    чекның копиясен ясарга һәм оригиналын гаризага беркетергә;
•    техниканы кибеткә кайтарырга;
•    әгәр дә сатучы товарның ватык булуын таныса, ул аны 3 көн эчендә алмаштырырга яки акчасын кире бирергә тиеш.
Әгәр дә сатучы сезнең шикаять белән килешми икән, ул сыйфат экспертизасын билгеләргә хокуклы. Әгәр дә бу тикшерү нәтиҗәләренә ышанмыйсыз икән, сез бәйсез экспертизага мөрәҗәгать итәргә һәм бу хакта сатучыга хәбәр итәргә тиешсез. Әгәр дә заводской брак ачыклана икән, сатучы экспертиза бәясен дә түләргә, товар акчасын да кире кайтарырга яки аны яңага алмаштырырга тиеш.

Сәбәбе булмыйча товарны кире кайтару мөмкин булмаган очраклар бар:
•    Товар техник яктан катлаулы булып саналса. Мондыйлар исәбенә берничә функцияне үти торган техника керә. Әйтик, пешерү панеле, духовка, ит тарттыргыч, мультиварка, кофеварка шундыйлардан.
•    Җитештерүче аңа бер ел һәм аннан күбрәк гарантия бирә.

Кибеттә техниканы кире алырга теләмәсәләр нишләргә?
Бу очракта кибет администрациясе исеменә ике экземплярда дәгъва белдереп гариза язарга кирәк. Аның бер экзепляры сездә калачак. Гаризага дата һәм имза куелырга тиеш. Ул эш Роспотребнадзорга яки судка барып җиткән очракта кирәк булачак. Җавап 10 көн эчендә килергә тиеш. Әгәр дә дәгъвага игътибар итмиләр яки сез килгән җаваптан канәгать түгелсез икән, Роспотребнадзорга яки судка мөрәҗәгать итегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading