16+

Кишер орлыгы аша

Диетологлар фикеренчә, бөртекле культуралар иммунитетны ныгыта һәм яшьлекне сакларга ярдәм итә. Шыттырган орлыклар кан составын яхшырта, матдәләр алмашын көйли, организмны агулы матдәләрдән чистарта.

Кишер орлыгы аша

Диетологлар фикеренчә, бөртекле культуралар иммунитетны ныгыта һәм яшьлекне сакларга ярдәм итә. Шыттырган орлыклар кан составын яхшырта, матдәләр алмашын көйли, организмны агулы матдәләрдән чистарта.

Орлык шыттырабыз
Бөртеклеләрне шыттыру авыр түгел, аны яхшылап юарга да өстенә дүрт-биш катлы дымландырылган марля каплап, җылы урынга куярга кирәк. Ике-өч көннән соң аның ак төстәге үрентеләре барлыкка килә. Алар 3-5 мм булгач, ашарга да була. Көненә бер аш кашыгы орлык организмны бөтен кирәкле витаминнар белән баета, чәчне ныгыта. Кәбестә, кишер, чөгендер кебек яшелчә орлыкларын да шыттырып ашарга мөмкин, әмма бу очракта аларның үрентеләрен 2-3 см га кадәр үстерергә кирәк.
Кузаклы культуралардан ясмык орлыгы аз канлылык, салкын тигәндә, сулыш алу юллары авырулары вакытында файдалы. Соя орлыгы исә аминокислоталарга бай. Ул организмнан начар холестеринны чыгара, бавыр эшчәнлеген яхшырта, йокысызлыктан да котылырга ярдәм итә.
Яшьлек чикләвекләре
Чикләвекләрне дә шулай ук күп кенә дәвага ия орлык дип әйтеп була. Алардагы аксым кан басымын төшерә торган аминокислоталарга бай. Чикләвектәге майлар кандагы холестерин күләмен киметә, Е витамины яшьлекне сакларга ярдәм итә. Чикләвекләрнең һәрберсе нинди дә булса үзлеккә ия. Әйтик, бадәм (миндаль) чикләвеге йөрәк өчен файдалы. Фундук холестерин күләмен киметә. Кешью дигән чикләвек тимергә бай. Әстерхан чикләвеге бигрәк тә хатын-кызлар өчен файдалы. Фисташкаларда йөрәк эшчәнлеге өчен кирәк булган калий микроэлементы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading