16+

Кишер уылдыгы ясау ЫСУЛЫ

Мәрхүмә бием – әнкәй пешерә иде бу салатны. Шундый тәмле була иде аның.

Мәрхүмә бием – әнкәй пешерә иде бу салатны. Шундый тәмле була иде аның.

Ул вакытта салатлар ябу юк иде ди­сәң дә була, әле модага кереп кенә килгән вакыты. Әнкәй, өч литрлы банкаларга тутырып, өйалдына чыгарып куя иде артыгын. Суыткычка күп сыямыни инде ул?! Без кунакка кайткач, зур аш тәлинкәсенә бүлеп куяр иде. Югыйсә өйдән чыкканда ашап чыгабыз бит, унбиш минутлык юл инде, ә юк, шушы салатны күрүгә ашыйсы килә башлый. Рәхәтләнеп ипи белән «ура» идек шуны. Бер әнкәй генә шулай тәмле ясый иде кишер салатын, ул вакытта уылдык дими идек әле.

Кишернең вак-төякләрен күргән саен, әнкәйнең шул салаты искә төшә.
Помидор, кишерне иттарткычтан чыгардым, суганны вак итеп турарга кирәк. Савытка 1 стакан сыек май салдым һәм ул кызгач, 1 килограмм чамасы туралган суганны салып, суган үтә күренмәле булганчы кыздырдым. Шуңа чама белән 4 литр чыгарылган помидорны салдым һәм ул кайнап чыккач, кишерне өстәдем, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы (200 граммлы), 2 аш кашыгы аш серкәсе салып, өстен томалап, вакыт-вакыт болгаткалап, 1 сәгать чамасы пешердем. Шушы күләмнән 700 граммлы 8 банка чыкты.

Резидә Фәйзуллина, Сарман.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп? Тик кишернең күләме күпме соң?

    Мөһим

    loading