16+

Кишерне сыер мае белән ашау дөресрәк!

Кишерне сыер мае яки каймак, үсемлек мае белән ашасаң, файдалырак.

Кишерне сыер мае белән ашау дөресрәк!

Кишерне сыер мае яки каймак, үсемлек мае белән ашасаң, файдалырак.

Аны шулай ук бөтен килеш кимердәтеп ашау да яхшырак икән. Аны угычтан уган вакытта файдалы матдәләренең бер өлеше югала ди. Кишерне пешереп ашаганда да зыян юк. Пешергән вакытта аңардагы витаминнар югалмый.

Кишер А витаминына бай. Ул эчәклектә эшкәртелсен өчен, башта үт суы белән кушылырга тиеш. Үт суы бүленеп чыгу, үз чиратында, продуктның майлылыгына бәйле. Ул майлырак булган саен, күбрәк бүленеп чыга. Кишердә май исә юк диярлек, димәк, үт суы аз бүленеп чыга. А витамины начар эшкәртелә дигән сүз. Каймак кушып ашасаң, майлылыгы арта, үт суы да яхшы бүленеп, витамин әйбәт үзләштерелә.

Фото: www.bdsalads.ru

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading