Шәһри Казан

Кәләвә пешми, бармак пешә: "ШК" журналисты талкыш-кәләвә пешерергә өйрәнде

Берәүнең, хәлвә тәмле икән - ашаганнарын күрдем, дигәне кебек, талкыш кәләвә ясау бигрәкләр дә авыр икән - ясаганнарын күрдем... Талкыш кәләвә пешерү остасы Разия апа Хө­сәенова аны ясап карау турында егерме ел хыялланган. Мин исә, талкыш кәләвә пешереп күрсәтүен сорап, аның артыннан ярты ел йөрдем...

«Кирелегем ярдәм итте»
Разия апага талкыш кәләвәне чынлап торып пешерергә өйрәнгәнче, шактый тырышырга туры килгән.

- Берсендә туганым белән төнге бергә кадәр дүрт тапкыр ясап карадык. Безне карарга тирә-күршеләр дә керде, кулларыбызга сөялләр чыгып бетте. Менә генә була кебек, һич килеп чыкмый. Әллә никадәр шикәр, майны әрәм иттек. Базарда йөргәндә, берәүнең кәләвә сатканын күрдем. Артыннан ияреп барып, ясарга өйрәтегез әле дип үтендем - юк, өйрәтмәде. Кибеттә эшләгәндә, сатарга алып барырга дип кәләвә тоткан бер әби килеп керде. Үзем өчен генә өйрәнәсем килә дип, аңардан да сорадым, ул да юк диде. Кибеткә кергән саен аптырата торгач, ризалашты. Әмма кәләвәне ул үзе генә ясады, миңа карап кына торырга кушты. Өйгә кайтуга ук мин дә пешереп карадым, барып чыкмады. Икенче көнне Фәния әби янына иртән иртүк тагын киттем, бу юлы кәләвәне тарттырып кына карады. Өйдә тагын пешереп карадым, чыкмады. Өченче тапкырында үземә ясатып карады. Менә шуннан соң гына пешерергә өйрәндем. Кәләвә пешереп карарга теләүчеләр күп, әмма никадәр авыр булуын күргәч тә, ашамасам ашамыйм, болай җәфаланасым юк, дип, үзләре эшләп карау уеннан кире кайталар.

- Бигрәк үҗәт булгансыз инде үзегез, - дим, сок­ланып.

- Кирелегем әрәм булмасын, дидем. Шундый мәзәк бар бит: берәүне эчәргә кыстыйлар икән. Бу юк дип әйтә, ди. Эч инде, эч дип һаман аптыраткач, рюмкасын күтәргән дә эчеп куям дигәндә генә, юк, эчмим, кирелегем әрәм була, дип, китеп барган, ди. Яхшы мәгънәсендә кире, үҗәт булсаң гына өйрәнә аласың бу эшкә.

Янә гаҗәпләндем: соң, талкыш кәләвәнең рецепты китапларда да бар бит, алардан карап кына өйрәнеп булмыймыни?

- Рецептларны табу авыр түгел, әмма алар дөрес бирелмәгән. Соңрак кулыма 1956 елда чыккан «Татар халык ашлары» китабы килеп керде. Менә андагы рецепт дөрес бирелгән. Шуны иртәрәк күргән булсам, кәләвәне күптән пешерә башлаган булыр идем, - ди Разия апа.

Кәләвәне бергә пешерә башлаганчы, бераз «инструктаж» да үткәрде Разия апа. Кәләвә бик көйсез ризык, аны тыныч вакытта, беркем белән сөйләшми генә пешерергә кирәк икән. Аның укытучысы Фәния әби иртәнге өчтә үк торып пешерә торган булган.

- Фәния әби кырык өч яшьтән тол калган. Берүзе ике бала тәрбияләгән. Менә шушы кәләвә пешереп сата башлагач кына аяк­ка баса алдым, дип сөйли иде. Заказлары да бик күп иде. Меңәр данә ясаган чаклары да булган. Талкыш кәләвәнең бәясе бик кыйм­мәт диләр. Моның кадәр эше белән ул бәя үз-үзен акламый да. Элегрәк үзем дә заказга ясадым, хәзер алай эшләрлек көчем юк, үзебезгә, күчтәнәчкә генә эшлим.

Реклама

Разия апа тормыш иптәше Фәрит абыйга кияүгә чыкканда, булачак каенатасы, аның кәләвә пешергәнен белгәч, мондый уңган киленне һичшиксез алырга кирәк, дигән. Дөрестән дә, уңганмы-юкмы икәнлегеңне белү өчен кәләвә пешереп кара икән...

Пешерү
Кәләвә пешерү әлбә әзерләүдән башлана. Чуен табага 250 грамм сары май белән 300 грамм он салып, ут өстенә куйдык. Кулыма кашык тоттырып, Разия апа газ миче яныннан бер генә минутка да китмәскә, май белән онны гел болгатып торырга кушты. Озак булачакмы дип сорагач, өстенә сары май чыкканчы, диде. Мич янында ­басып тора-тора, битләрем кызарды, кулларым талды. Май чыкмый гына бит. Бу вакыт эчендә суны бассаң да май чыгар иде, билләһи. Берәр сәгатьләрдән соң, ниһаять, май күренде.

- Кәләвә ясаганда, әлбә җылы булырга тиеш. Суына калса, җылытабыз. Әлбәне күп итеп ясап куеп, суыткычта да тотарга була, - ди Разия апа.

Әлбәдән соң баллы камыр ясарга тотындык. Аерым савытка 350 грамм бал, 1 килограмм шикәр комы, 1 стакан җылы су салып, пешерергә куйдык. Аны да, ташып китмәсен дип, гел болгатып торыр­га кирәк. Әзер булу-булмавын белү өчен, ара-тирә аңа шырпыны батырып, шырпы очындагы балны бармакка тамызып карарга кирәк. Бармак башындагы балны ике кул белән баскалап, балдан пленка хасил булса һәм шырт итеп сынса, әзер дигән сүз.

- Менә шул мизгелен истән чыгармаска кирәк, минем бөтен ялгышым да шунда булган, баллы катнашманы шул хәлгә килгәнче тотмаганмын, - ди Разия апа.

Шырпы очына алынган балны бармакка тамызып карый-карый, бармак очлары пешеп бетте. Бармагым пеште дип сикергәли башлагач, кәләвәне куркытасың, шаулама дип тә орышып ала Разия апа. Баллы камыр бик озак оешмый аптыратты. Тиз өлгерү-өлгермәве шикәреннән дә тора икән. Элекке китапларда хәтта шакмаклы шикәр кулланырга кушканнар.

Катнашма әзер булгач, аны аз гына май сыланган салкын табага бушатып, кар өстенә куеп тордык. Әмма артык суытырга да ярамый. Тиешле халәтенә җиткәннән соң, катнашманы он сибелгән тактага бушатып, Разия апа камырны бертуктамый ян-­якка тарткалый башлады. Тактаның икенче башына җылытылган әлбәне бушатып, баллы камырны шуңа манып-манып ала. Камырдан нәзек җепселләр барлыкка килгәнче тарткаларга кирәк. Аны эшләгән арада Разия апаның өсте манма су булды. Аңа карап торып, минем дә куллар тирләп чыкты. Әйтәм аны Разия апа кулың көчлеме дип кат-кат сорады. Менә шушында беленә икән инде кулыңдагы көчең. Камырны тартып карыйм дигән идем, чак кына, егылып китеп, артыма утырмадым. Җитмәсә, ул бит әле кайнар да! Озаклап маташа башласаң, камыр суынып китеп, яраксызга әйләнә ди. Разия апа кулындагы баллы камыр бераздан ак төскә кереп, нәзек җепләр хасил булды. Шуларны чынаяк кебек савытка тутырып, формага китердек тә суыткычка куеп тордык. Озаграк сакларга туры килсә, һава чыкмый торган савытка тутырырга кирәк, ди Разия апа. Бер килограмм шикәрдән барысы йөз кәләвә килеп чыкты, 800 грамм белән эшләсәң, сиксән кәләвә чыга ди.

Талкыш кәләвә пешерү өчен күп көч кирәк (Видео)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: