16+

Эсседә каһвә эчмәгез

Эссе көннәр организм өчен стресс булып тора. Гадәттә, кеше көненә ике литр дымлылык югалта. Эсседә ул дүрт литрга кадәр җитә.

Эссе көннәр организм өчен стресс булып тора. Гадәттә, кеше көненә ике литр дымлылык югалта. Эсседә ул дүрт литрга кадәр җитә.

Кеше дымлылык югалтканын сизмәскә дә мөмкин. Ә аның нәтиҗәсендә баш авырту барлыкка килә, эшләү сәләте югала, хроник авырулар көчәя, йөрәк кага башлый. Бу хәлгә калмас өчен нишләргә соң? Эсседә күп итеп су эчегез, әмма бөтен сыеклык та эчәсе килүне басмый. Белгечләр пакетлы соклар, газлы сулар, шешәләрдә сатыла торган баллы салкын чәйләр эчмәскә киңәш итә. Какао белән каһвәдән дә тыелып торыгыз. Салкын сыра да хәлне катлауландыра гына. Эсседә минераль су (аңа лимон, бөтнек, тархун да кушарга була), үзегез ясаган морслар, кара һәм яшел чәй, өйдә ясалган лимонад эчәргә кирәк. Лимонад, чәй, морска карлыган яфрагы да куша аласыз. Чәй яисә компот ясаган очракта, аңа имбир тамыры салмагыз, чөнки ул җылыту сәләтенә ия. Сокларга килгәндә, томат согы эчәсе, алай гына да түгел, ашыйсы килүне дә баса. Эсседә артык салкын су да эчмәгез, температура кинәт үзгәргәнгә, салкын тидерергә мөмкинсез.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X