16+

Кофе грипп һәм ОРВИ белән авыруга сәбәпче?!

Салкын тию чорында кофены башка эчемлекләргә алыштырырга кирәк.

Салкын тию чорында кофены башка эчемлекләргә алыштырырга кирәк.

Кофены күп эчү организмның суга ихтыяҗын арттыра, ул иммунитетның кимүенә һәм грипп яки ОРВИ белән авырып китү куркынычы артуга китерергә мөмкин. Гади кофе һәм каты чәйне морсларга һәм үлән чәйләренә алмаштырырга, бүлмә температурасындагы чис­та суны күбрәк эчәргә кирәк. Лимонлы чәй, җиләкле морслар, үлән төнәтмәләрне ешрак эчегез. Рационга составында С витамины булган яңа сыгылган сок, яшелчә һәм җиләк-җимеш өстәгез.

Йокы туймау һәм стресс иммунитетка начар йогынты ясый, алар организмның вирусларга һәм бактерияләргә каршы торучанлыгын киметә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading