Шәһри Казан

Колак авыртуын сарымсак баса

Британия галимнәре фикеренчә, дөньядагы дүрт хатын-кызның берсе буыннар авыртудан җәфалана. Алар арасында сез дә була калсагыз, борчылмагыз. Болардан чыгу юлы бар.

Реклама

Мускуллар авыртканнан имбир. Дания табиблары мускуллары авырткан кешеләргә көндәлек ризыкларына имбир кушарга тәкъдим иткән. Ике ай дәвамында тикшеренүдә катнашучыларның 63 проценты буыннары, мускуллары авырту басылганны сизгән. Ни өчен дигәндә, имбир составындагы гингерол дигән матдә авырту барлыкка килүгә каршы тора. Моннан нәтиҗә чыгарып әйткәндә, көненә ике бал кашыгы угычта уылган имбир ашарга кирәк.
Колак авыртканнан сарымсак. Ул, гадәттә, инфекцияләр нәтиҗәсендә барлыкка килә. Дарулар урынына җылы сарымсак мае кулланып карагыз. Сарымсак составындагы селен һәм күкерт бактерияләргә каршы көрәшә. Тик кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: