16+

Колакка таракан керде, нишләргә?

Сирәк булса да, тормышта андый хәлләр дә очрап тора.

Колакка таракан керде, нишләргә?

Сирәк булса да, тормышта андый хәлләр дә очрап тора.

Колакка таракан керде. Булмас дисезме? Ашыгып нәтиҗә чыгармый торыгыз.

Гадәттә колакка гадәти җирән төсле тараканнар керә икән. Нишләп нәкъ менә колакны “сайлыйлар” дисезме? Беренчедән, тараканнар кечкенә тишекләргә керергә ярата. Икенчедән, колак эчендәге күкерт исе аларны җәлеп итә. Баксаң, алар күкертне ризык дип уйлый икән.
Лор-табиб Александр Балакин сүзләренчә, колакка бөҗәкләр керсә, кешенең колагы авырта, кычыта, яна башларга мөмкин.

Әлбәттә инде колагына тере җан иясе кергән кеше борчыла, чәбәләнә башлый. Табиб болай эшләмәскә киңәш итә. Колакка бөҗәк кергәнен аңлыйсыз икән, аны мөстәкыйль рәвештә чыгарырга тырышырга да кирәкми.

– Бөҗәкләр бик хәрәкәтчән һәм таякчык белән генә сез аны чыгара алмаячаксыз. Икенчедән, таякчыклар белән колакта казынып, колак барабанына зыян салуыгыз бар. Күпләр тараканны пинцет белән чыгарга уйлый. Монысы таякчыкка караганда яхшырак, әмма нәтиҗәсе шулай ук зур булмаска мөмкин. Иң яхшысы – колагыгызга вазелин сөртергә яисә теләсә нинди рафинатлаштырылган үсемлек мае салырга. Мондый тирәлектә бөҗәккә һава җитмичә ул үләчәк. Әгәр дә шуннан соң таракан бик эчтә булмаса, аны пинцет белән алырга була. Әмма табибка мөрәҗәгать итү хәерлерәк. Аның махсус җиһазлары була. Өстәвенә колакны майдан чистартырга кирәк, – ди табиб.

Көнбатыш илләрендә мондый очракта колакка кергән тараканны үтерер өчен лидокаин салалар икән. Әмма мондый препаратларга аллергия башлануы бар. Лидокаиннан бөҗәк үлгәндә аның өянәкләре башлана һәм ул эчендә булган әйберләрне косып чыгарырга мөмкин. Шул сәбәпле колак эчендә зарарлы бактерияләр барлыкка килә. “Бу уңайсызлык кына тудырып калмый, ә өстәмә рәвештә колакны чистартуны да таләп итәчәк”, – дип аңлата Александр Балакин.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading